Кама ягы
  • Рус Тат
  • Газета кисемтәсе хәтерне саклый

    Бөек Җиңүдән соң 60 елдан артык вакыт узды. Бөек Ватан сугышын кайдадыр үткәндә калган вакыйга итеп күзаллаучы яңа буыннар үсеп җитте. Шунлыктан сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәләрендә кичергән тере шаһитләр истәлекләре тагын да кадерлерәк.

    Үзенең сугыш чоры балачагы турында сөйләгәндә, әти-әниләрен искә алганда Анна Павловна күз яшьләрен тыя алмый. Тирән эз калдырган вакытларның хатирәләре яңара. Хәзер Урта Девятовода яшәүче А.П.Силантьева могҗиза белән сакланып калган "Салют, Победа!" фронт газетасы кисемтәсен кадерләп саклый, анда аның әтисе - кече лейтенант Павел Капитонович Чернышов турында сөйләнә.

    Чернышовлар гаиләсендә биш бала була. Гаилә башлыгы - киң җилкәле, нык тимерче - ауга йөрергә, балык тотарга ярата, үз балаларын сөеп туялмый.

    Әтисенең сугышка киткәнен ул хәтерләми, чөнки аңа әле биш кенә яшь була. Сабый аны соңгы кат күрүен аңламый, күп еллар узгач ул үзенең якын кешесенең йөзен хәтерләргә тырыша.

    Павел Чернышов сугышка 1941 елда чакырыла, разведкага җибәрелә. 1942 елның февралендә Новгород өлкәсендәге Скит поселогы өчен барган бәрелештә катнаша. Бу турыда фронт газетасы яза. Әлеге бәрелештә якташыбыз һәлак була һәм сугышчан иптәшләре белән бергә туганнар каберлегенә күмелә... Үлем хәбәре белән бергә Чернышовлар йортына әлеге газета кисемтәсе дә килә.

    Саргайган кәгазьне -әтисеннән калган бердәнбер истәлекне саклык белән сыйпый-сыйпый Анна Павловна ашыкмый гына еракта калган сугыш һәм сугыштан соңгы еллар вакыйгаларын искә ала: "Ул чакта ачлыктан интектек. Яшь ярымлык кече сеңлебез вафат булды... 1930 елгы өлкән абыебыз хәтта көтүче булып та эшләде, чөнки әнигә безне туйдырырга ярдәм итәргә кирәк булды. Кием табу ягы да кыен иде. Ул мунча яга, безнең киемнәрне юа, киптерә - тагын шул киемне киябез. Ә итекләр - бар кешегә бер пар. Ул чакта колхозда иртәдән кичкә кадәр, ял көннәрсез эшләделәр. Әни урман да кисте, кибән дә өйде, ашлык та сортлады. Ул урак белән 30 сутый ура - гел алдынгы булды".

    Балалар көчтән килгәнчә зурларга булышалар: Аннушка кебек бәләкәчләр башак җыялар, чәчүдә эшлиләр. Өйдәге эшләрне эшлиләр, кечкенәдән үк мөстәкыйльлеккә өйрәнәләр, үзләре өчен дә, энеләре һәм сеңелләре өчен дә җаваплы булалар. Мичкә ягу өчен үзләре утын кисәләр. Ничек һәм нәрсә әзерлиләр - монысы башка мәсьәлә. Мөһиме, өйгә юеш булса да утын алып кайталар. "Шырпы юк иде, күршеләргә йөрдек, кемдә ут бар, шуннан күмер алып яндырабыз. Чыра яктысында укыдык. Еш кына дәфтәр урынына дәфтәр тышларын тектек, - дип уйга калды Анна Павловна һәм үз сүзен дәвам итте. - Таякны очлыйбыз, аңа каурый бәйлибез-менә сиңа ручка әзер. Портфельләр юк иде - букчаларны үзебез тектек, еш кына дәреслекләрне бишмәт эченә тыгып йөрдек".

    Балаларны йоклаткач, әни газета кисемтәсен алып, яңадан укый иде. Яраткан кешесе әйтерсең җанлана, теге куркыныч үлем кәгазе булмаган да. Өмет чаткысы була: бәлки ялгышканнардыр, бәлки ул исәндер...

    1996 елда 1941-1945 елларда һәлак булган якташларыбыз турында мәгълүматлар тупланган "Хәтер" китабы басыла. 307 нче биттә сугышка кадәр Емельяновода яшәгән берничә Чернышов фамилиясе бар: Павел Капитонович, Сергей Капитонович, Петр Константинович... Ул елларда сугышка гаиләләре белән киткәннәр. Чернышовлар да искәрмә түгел. Җиңү солдатлары Туган ил өчен гомерләрен биреп хәрби бурычларын намус белән үтәделәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: