Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гепатит – куркыныч авыру

    Бүгенге көндә Лаеш районында вируслы гепатит белән хәл мактанырлык түгел. Бүгенге көндә диспансер исәптә, В һәм С гепатиты вируслары йоктырган 739 кеше тора (2015 ел азагына - 731). Алар арасында 20 бала бар, икесе бер яшькә кадәр, С гепатиты белән авырыйлар. 2015 елда 72 кеше (В һәм С гепатиты белән)...

    Бүгенге көндә Лаеш районында вируслы гепатит белән хәл мактанырлык түгел.

    Бүгенге көндә диспансер исәптә, В һәм С гепатиты вируслары йоктырган 739 кеше тора (2015 ел азагына - 731). Алар арасында 20 бала бар, икесе бер яшькә кадәр, С гепатиты белән авырыйлар. 2015 елда 72 кеше (В һәм С гепатиты белән) беренче тапкыр исәпкә алынган, 2016 елның тугыз аенда - 34 кеше.

    Гепатит - күп төрле йогышлы һәм йогышлы булмаган факторлар, шул исәптән алкоголь, кайбер фармакологик препаратлар һәм башкалар нәтиҗәсендә килеп чыккан бавыр ялкынсынуы.

    -Әмма гепатит авыруына китергән сәбәпләрнең киң таралганы - вируслар, - дип кисәтә йогышлы авырулар кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Хәмзина. - Алар берничә төрле, ләкин В һәм С гепатитлары аеруча куркыныч. Алар хроник формага күчеп бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерергә мөмкин. А һәм Е гепатиты вируслары күп очракта чиста булмаган су, ашамлыклар һәм пычрак куллар аша күчә. В, С һәм Д гепатиты вируслары сакланмаган җенси мөнәсәбәтләр вакытында һәм кан аша йога (наркотик матдәләрне инъекция белән керткәндә, татиуровка, пирсинг ясаганда стериль инструментлар кулланмаганда һәм башкалар очракларда). Шулай ук бала тапканда инфекцияле анадан балага йогарга мөмкин.

    А һәм В гепатитын профилактикалауның иң нәтиҗәле алымы - вакцина ясату. С гепатитына каршы вакцина эшләнмәгән әле, бу вирусның тиз үзгәрүчән булуына бәйле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: