Кама ягы
  • Рус Тат
  • Горурланырлыгыбыз бар

    90 нчы еллар башында Лаеш газетасы базасында җаваплы секретарьлар семинары үткәрелде. 80 нче елларда "Кама ягы" ("Камская новь") редакциясе КДУның журналистика бүлегенең эксперименталь базасы була. Студентлар җәен группалары белән монда үзләренең беренче практикаларын үтәләр - язалар, үз материалларын бастыралар. Алар эшенә өлкән укытучы Константин Николаевич Куранов җитәкчелек итә. Аны безнең...

    90 нчы еллар башында Лаеш газетасы базасында җаваплы секретарьлар семинары үткәрелде. 80 нче елларда "Кама ягы" ("Камская новь") редакциясе КДУның журналистика бүлегенең эксперименталь базасы була. Студентлар җәен группалары белән монда үзләренең беренче практикаларын үтәләр - язалар, үз материалларын бастыралар. Алар эшенә өлкән укытучы Константин Николаевич Куранов җитәкчелек итә. Аны безнең як тарихы, бөек якташыбыз Г.Р.Державин турында истәлекләр кызыксындыра. 1986 елның декабрендә газетабыз К.Курановның "Отечества и дым нам сладок и приятен" дигән зур мәкаләсен бастыра. Ул аны болай тәмамлый: "Быел Г.Р.Державин үлеменә 170 ел булды. Туган җире үз якташын хәтерли, Г.Р.Державин шигърияте үлемсез, әмма лаешлылар шагыйрь истәлеге алдында зур бурычлы. Аның ватанында мемориаль музей булырга тиеш. Бу - безнең бурыч". Янәшәдә туган якны өйрәнүче Я.А.Гайдукевич мәкаләсе бастырыла. Анда әлеге идея кайнар хуплана. Ул елларда бу турыда фантазерлар гына уйлый һәм хыяллана ала, әмма аларның хыяллары чынга аша. Редакция әлеге хыялларны тормышка ашырырга алынган Лаеш ягы музее директоры Мортазина Фәридә Гафиулла кызына ярдәмгә килә. Бөртекләп җыелган материаллар турында лаешлылар "Кама ягы" ("Камская новь") газетасы битләреннән укып беләләр. Бөек якташыбызга тулы полосалар һәм саннар багышлана. Хәзер Лаешта мемориаль үзәк - Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее бар. Аны ачарга халыкара әдәби фонд рәисе, билгеле шагыйрә Римма Казакова килә.

    "Кама ягы" ("Камская новь") Лаеш районына атаклы кешеләр килү турында яза. Мәсәлән, Л.Н.Толстойның туганының оныгы һәм адашы Лев Толстой килүен яктырта. Газета Каравон бәйрәмен яңартуда актив катнаша. Әлеге бәйрәм һәм Г.Р.Державинның 260 еллык юбилее хөрмәтенә 2003 елда газета тарихында беренче тапкыр төсле саннар чыгарыла.

    Газета сыйфаты камилләшүдә 1997 ел мөһим чор була. Төптән үзгәрешләр вакыты җитә. Редактор Илдус Ильяс улы Әминов үзен новатор буларак күрсәтә. Компьютер версткасы һәм газетаны редакциянең үзендә чыгару идеясе белән янып йөри. Татарстан Республикасы мәгълүмат һәм матбугат министрлыгында әлеге идеяне яклыйлар, финанслыйлар һәм республикада беренчеләрдән булып без яңа җиһазлар алдык. Редактор беренче булып компьютерны, ризограф мөмкинлекләрен үзләштерде. "Кама ягы" ("Камская новь") яңа, заманча сыйфатта чыга башлады.

    Район газетасы төрле чорларда журналистлар кадрлары чыгару урыны, алар өчен ачышка старт мәйданчыгы булды. А.К.Белозерцев дистәләрчә еллар дәвамында Чиләбедә "Возрождение Урала", "Алое поле" газеталары редакторы булды. КДУның журфагын тәмамлагач Людмила Петровна Евграфова (Хәбибуллина) "Кама ягы"на җибәрелә. Тиз арада районның газета укучылар аудиториясе абруен яулый, аннан соң озак еллар "Шешминская новь" газетасының әйдәүче журналисты була. 1981-87 елларда "Кама ягы" редакторы, соңыннан Әлмәт газетасы редакторы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Анастасия Михайловна Вакатова болай дип билгели:

    -Мин үз тормышымда "Кама ягы" да булган өчен язмышыма чиксез рәхмәтле. Мине журналистикага өйрәткән барлык коллегаларыма рәхмәт. Чөнки нәкъ шушы газета журналистикада минем беренче университетым булды.

    Күптән түгел Кама Аланында "Посинформ" газетасының редакторы булып эшләгән Светлана Юрьевна Петрова журналистлык эшчәнлеген безнең газетада башлый. Хәзер ул тагын шушы коллективта эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: