Кама ягы
  • Рус Тат
  • Халык өчен грипп буенча белешмә

    Грипп - авыруның авыр формалары һәм катлауланулары белән куркыныч. Кеше аның белән төрле яшьтә авырырга мөмкин. Грипп вакытында йогышлы чор 7 көнгә кадәр дәвам итә. Гриппның төп билгеләре -авыру кискен башлана -югары температура, туңып калтырау -мускуллар авырту, шул исәптән күз алмаларында да -тамак авырту -йөткерү һәм төчкерү Авырганда катлаулануларны булдырмау...

    Грипп - авыруның авыр формалары һәм катлауланулары белән куркыныч. Кеше аның белән төрле яшьтә авырырга мөмкин. Грипп вакытында йогышлы чор 7 көнгә кадәр дәвам итә.

    Гриппның төп билгеләре

    -авыру кискен башлана

    -югары температура, туңып калтырау

    -мускуллар авырту, шул исәптән күз алмаларында да

    -тамак авырту

    -йөткерү һәм төчкерү

    Авырганда катлаулануларны булдырмау

    Табибка мөрәҗәгать итәргә, даруларны үз вакытында кабул итәргә һәм урын-җир режимын сакларга. Күп сыеклык эчәргә тәкъдим ителә (чәй, мүк һәм нарат җиләге морсы, селтеле минераль сулар).

    Вируска каршы иртә терапия

    Вируска каршы препаратларны никадәр иртәрәк кабул итә башлыйсың, авыруның авыр формалары һәм катлауланулар куркынычы шулкадәр кимрәк. Грипп вакытында алар авыруның беренче көнендә үк үсеш алырга мөмкин.

    Вируска каршы препаратлар табиб билгеләве буенча гына кабул ителергә тиеш. Үз белдегең белән дәвалануга юл куелмый.

    Авыру кешене карау

    Авыру кеше булган бинаны даими төстә җилләтергә, көнкүреш әйберләрен дезинфекцияләү чаралары белән сөртергә.

    Авыруны караганда маска кияргә, кулларны еш юарга кирәк.

    Катлаулануларга юл куймау һәм әйләнә-тирәдәгеләргә авыру йоктырмас өчен авыру кешегә укырга һәм эшкә йөрергә ярамый!

    Гриппны профилактикалау

    -авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдән качарга

    -кулларны сабын яки куллар өчен составында спирт булган чаралар белән еш юарга

    -төчкергәндә һәм йөткергәндә авызны һәм борынны кулъяулык яки тастымал белән томаларга

    -куллар белән күзләргә, борынга һәм авызга кагылмаска

    -ишек тоткаларын, җиһазлар өстен, уенчыклар һәм башка каты әйберләрне дезинфекцияләргә

    -авыру кеше булган бинада маска киеп йөрергә. Маска бер генә кулланыла, ул авыз һәм борынны яхшылап ябарга тиеш. Аны кияр алдыннан кулларны юарга кирәк.

    Көзге чорда ОРВИ авырулары артыр алдыннан вакцина ясату - гриппны профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы. Грипптан заманча вакциналарда "тере" вируслар юк һәм алар иң куркынычсыз һәм нәтиҗәлеләргә карыйлар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: