Кама ягы
  • Рус Тат
  • Халык ышанычлылары кешеләр белән һәрчак элемтәдә

    Депутатлар Лаеш районына еш киләләр, чөнки аларның беренче урында торган бурычлары халык тормышын яхшырту. Менә 16 ел инде Татарстанда гражданнарны кабул итүнең бердәм көне үткәрелә. Сишәмбе көнне Татарстанның бар дәрәҗә башкарма, закон чыгару һәм вәкиллекле хакимият командасы халыкны кабул итә. Татарстанлылар атна саен үзләрен борчыган мәсьәләләр, сораулар һәм тәкъдимнәр белән...

    Депутатлар Лаеш районына еш киләләр, чөнки аларның беренче урында торган бурычлары халык тормышын яхшырту.

    Менә 16 ел инде Татарстанда гражданнарны кабул итүнең бердәм көне үткәрелә. Сишәмбе көнне Татарстанның бар дәрәҗә башкарма, закон чыгару һәм вәкиллекле хакимият командасы халыкны кабул итә. Татарстанлылар атна саен үзләрен борчыган мәсьәләләр, сораулар һәм тәкъдимнәр белән министрлыклар, ведомстволар, дәүләт комитетлары җитәкчеләренә, районнар һәм шәһәрләр башлыкларына, "Бердәм Россия"нең җирле советлары, Дәүләт Советы яки Дәүләт Думасы фракцияләре депутатларына мөрәҗәгать итә алалар. Ачыклык һәм халык алдында хисап тоту - Татарстанда хакимият эше төзелешенең төп принциплары. Бердәм кабул итү көне - татарстанлыларның хакимият белән туры элемтәсенең нәтиҗәле фәкать бер алымы ул.

    "Бердәм Россия" партиясе оешкан көндә Лаеш районында гражданнар ТР Дәүләт Советы депутатлары Валерий Миронченко һәм Михаил Сыровацкий белән аралаштылар. Мәсьәләләр һәм мөрәҗәгатьләргә җентекле анализ ясалды һәм өлешчә урында хәл ителде. Мәсәлән, Лаешта һәм Олы Кабанда йорт-җирләрен янгын юк иткән кешеләр үз борчулары белән мөрәҗәгать иткәннәр. Депутатлар аларга бернинди каршылыксыз акча бүлгәннәр. Яман шештән җәфаланган ханымга ярдәм иткәннәр, дәвалау процессын әле дә контрольдә тоталар.

    Алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатлары да район халкын игътибарда тоталар. Сәнәгать буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисе урынбасары, "Казан май комбинаты" АҖ директорлар советы әгъзасы Ирек Богуславскийга гражданнар еш кына турыдан-туры мөрәҗәгать итәләр, аның халыкның төрле социаль катлавына сизелерлек ярдәм күрсәтүен яхшы беләләр.

    Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча комитет рәисе урынбасары Александр Сидякин район гражданнарын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә кабул итте. Никольскийда яшәүчеләр җирлекнең су белән тәэмин итү буенча федераль дәүләт программасына кертелүенә сөенделәр. Яушыйк һәм Меретяк халкы авыл җирлекләренә кадәр юлларны төзеп бетерүгә акча бүлүдә ярдәм сорадылар. Депутат шушы һәм башка мәсьәләләрне карауга алды.

    -Мондый очрашулар бик мөһим, - диде Александр Сидякин. - Аларның кире элемтәсе бар һәм илебез халкы проблемаларын тиз арада хәл итәргә булышалар.

    "Халык контроле" - икенче проект. Дәүләт хезмәтләре порталында махсус мәгълүмати система булдырылган, анда һәр кеше үз соравын бирә һәм хакимиятнең аларны хәл итүен он-лайн режимда күзәтә ала. Дүрт айда сайтка 78 мең мөрәҗәгать килгән, аларның 61 меңгә якыны хәл ителгән мәсьәләләр һәм проблемалар. Татарстанның меңнәрчә кешесе министрга, депутатка яки Президентка һәркемнең мөрәҗәгать итә алуына шәхсән үз тәҗрибәсендә инанды. Ә иң мөһиме - мөрәҗәгатьне тиз арада карыйлар һәм ярдәм итәргә тырышалар. Регуляр очрашулар һәм кешеләр белән аралашулар хакимиятнең башкаручы органнары җитәкчеләренә һәм депутатларга халык проблемаларын хәл итүгә оператив режимда контрольлек итү, үз эшләрен татарстанлылар фикеренә нигезләнеп алып бару мөмкинлеге бирә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: