Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хәербилеләрнең мактанырлык эшләре бар

    Хәерби һәм Травкино авыллары яхшы якка үзгәрә, әмма хәл ителмәгән проблемалар да бар. Мәктәпнең актлар залында алма төшәр урын да юк. Төрле һөнәр ияләре: укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, руханилар һәм башкалар 2016 ел эшләре нәтиҗәсе белән танышырга җыелдылар. Сессия эшендә Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. -Хәерби авыл җирлегендә...

    Хәерби һәм Травкино авыллары яхшы якка үзгәрә, әмма хәл ителмәгән проблемалар да бар.

    Мәктәпнең актлар залында алма төшәр урын да юк. Төрле һөнәр ияләре: укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, руханилар һәм башкалар 2016 ел эшләре нәтиҗәсе белән танышырга җыелдылар. Сессия эшендә Лаеш район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты.

    -Хәерби авыл җирлегендә халык яшәеше сыйфатын яхшырту буенча республика программасы уңышлы хәл ителә, - дип сүз башлады авыл җирлеге башлыгы Минзәлия Минбаева. - Референдум нәтиҗәсендә җыелган үзара салым акчаларына юлларны ремонтлау һәм авыл территориясен төзекләндерү мөмкинлеге барлыкка килде. Узган елда Степная урамына вак таш җәйдек. Горький урамына асфальт ваклары түшәлде. Татарстан муниципаль берәмлекләрнең 2016 ел конкурсында җирлек грант отты, аны 1200 метр озынлыкта суүткәргеч салуга һәм янгын сүндерү гидрантлары урнаштыруга тотылды. Мәктәпкә косметик ремонт ясалды. Ул да мәгариф учреждениеләренең тәҗрибә участоклары республика бәйгесендә җиңү яулады. Шприцлар житештерү заводына нигез салынды, аны ачу 30 эш урыны булдыра.

    Авыл халкының 2017 елга да планнары зурдан. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә җирлектә яшәүчеләр булган проблемаларны хәл итәргә өметләнәләр.

    -Травкино авылы ЛЭПны үзгәртеп кору һәм урам яктырту программасына керде,- дип белдерде Минзәлия Дамировна. - Сокуры, Хәерби һәм Травкино авыллары арасындагы юл ремонтланачак, моңа 50 миллион сум акча бүленде. Берничә авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм бетон блоклар җитештерү фабрикасы төзү планлаштырыла. Күлне чистарту эше төгәлләнәчәк. Балалар мәйданчыгын төзекләндерү буенча эш дәвам итә.

    "Хәерби" ЧҖҖ баш агрономы Шамил Кушмин авыл хуҗалыгындагы уңышлар турында бәян итте.

    -Һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш алдык, - диде Шамил Әхмәтҗанович. - Бу 20 ел элек булган уңыштан ике мәртәбә артык. Әмма хуҗалыкта механизаторлар һәм савымчылар җитми. Еш кына читтән җәлеп итәргә туры килә. Авыл халкының күбесе Казанда эшли, ә монда эшче куллар җитми.

    Полициянең участок уполномоченные капитан Петр Иванов хокук бозуларны кисәтү турында бәян итте.

    -Узган елда Хәерби һәм Травкинода өч җинаять булды, өчесе дә ачылды,- дип әйтеп үтте Петр Михайлович.- Бу сугышу һәм кеше сәламәтлегенә зыян салу. Экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору мәсьәләләре көн үзәгендә, аларга каршы бергәләп кенә көрәшеп була.

    Авыл җирлегендә башкарылган эшләргә Илгизә Тимершина мондый аңлатма бирде.

    -Сез тырышасыз һәм югары бәягә лаек, - дип үз фикерен белдерде Илгизә Нәҗиповна. - Бергәләп эшләгез һәм авыл башлыгы, җирле үзидарә депутатларына үз теләк, фикерләрегезне җиткерегез.

    Сессия эше эшчәнлекнең төрле тармакларында хезмәт итүче алдынгыларга бүләкләр тапшыру белән төгәлләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: