Кама ягы
  • Рус Тат
  • Храмны барыбыз бергә торгызыйк

    Берничә ел гына элек Ленин урамындагы элекке кинотеатр хәрабәләрдә 250 еллык тарихы булган мәһабәт соборны төсмерләү кыен иде. Әмма соңгы елларда Сергей атакай һәм берничә ирекле кеше тырышлыгы белән Могҗизалар тудыручы Николай соборы яңара башлады. 83 ел дәвамында, 1930 елдан 2013 елгача храмда гыйбадәтләр узмады. Совет хакимияте елларында бинада кинотеатр...

    Берничә ел гына элек Ленин урамындагы элекке кинотеатр хәрабәләрдә 250 еллык тарихы булган мәһабәт соборны төсмерләү кыен иде. Әмма соңгы елларда Сергей атакай һәм берничә ирекле кеше тырышлыгы белән Могҗизалар тудыручы Николай соборы яңара башлады.

    83 ел дәвамында, 1930 елдан 2013 елгача храмда гыйбадәтләр узмады. Совет хакимияте елларында бинада кинотеатр эшләде, аннан соң ул бөтенләй буш торды. Чиркәү манаралары җимерелде, ә храмның эчке бизәлеше тулысынча диярлек юкка чыгарылды. Бары тик 2013 елның 21 сентябрендә генә соборда дистәләрчә еллар эчендә беренче литургия үтте.

    -Җимерек храм өчен җан әрнеде, - ди собор башлыгы Сергей атакай (Гришин). - Эчтә күп кенә түшәмнәр җимерелгән, түбәдән су ага, ә идән чүп-чар белән тулган иде. Аздан башладык: алтарь өстендәге түбәне яңадан яптык, тәрәзәләр куйдык. Шул вакыттан храмда гыйбадәтләр даими уза. Храмны торгызу буенча беренче эшләр башлангач, меценатлар да табылды. Алар күп түгел, әмма алар ярдәменнән башка без соборны яңартуда болай алга китә алмас идек. Әйдәгез, өскә күтәрелик, хәзер барысын да үзегез күрерсез.

    Текә баскыч һәм агач түшәмәләр буйлап без Сергей атакай белән 15 метр биеклеккә күтәреләбез. Аннан шәһәр уч төбендәге кебек күренә, телисең икән открыткалар өчен панорамалар төшерергә була. Өстә эш кайный: эшчеләр храмның булачак "башлыгы" өчен кирпеч салалар.

    -Бу безнең беренче чираттагы бурыч - төп гөмбәзне күтәрү. Шул чакта, ниһаять, төп проблеманы - яңгыр суларының даими төстә храм эченә агуын хәл итә алырбыз. Без инде төп барабанны (гөмбәз нигезен) төзүне тәмамлыйбыз, аннан соң гөмбәз үзе куелачак. Ходай кушуса, бу якындагы көннәрдә эшләнер.

    Сергей атакай белән әңгәмәне аста дәвам итәбез.

    -Ләкин башланмаган эшләр дә күп әле. Колонналарны дымлылык һәм микроорганизмнардан "дәвалаячакбыз". Өскә карагыз, күрәсезме, анда билгеле рәссам С.Д.Эрьза ясаган борынгы фрескалар сакланган. Аннан соң тәрәзәләр куеп соборның микроклиматын торгызачакбыз. Әмма Ходай ярдәме белән храм җанлана. Бәйрәм гыйбадәтләренә 100 гә якын кеше җыела. Храмга йөрүчеләр саны арта, яшьләр дә килә, кулдан килгәнчә ярдәм итәләр. Җирле администрация дә читтә калмады - күптән түгел кирпеч һәм агач материаллар сатып алырга акча бүленде. Аннан соң чаң манарасын һәм аш бүлмәсен торгыза башлаячакбыз.

    -Сергий атакай һәм аның ярдәмчеләре тарафыннан күп эш эшләнде, - ди чиркәүгә йөрүче Клавдия Николаевна. - Кешеләр булыша, кем нәрсә белән булдыра ала, шулай ярдәм итә һәм матди планда гына да түгел. Күптән түгел храмга борынгы "Живоносный источник" иконасы кире кайтты, ул храм ябылганчы анда сакланган.

    Дистәләрчә еллар ташландык хәлдә булганнан соң Лаешта Могҗизалар тудыручы Николай храмы яңара башлады. Хәзергә беренче адымнар гына ясала әле, шәһәр кешеләре һәм битараф булмаганнар ярдәменнән башка изге урынны торгызу җиңел булмас.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: