Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хыяллар чынга аша

    Каипы балалары Казандагы курчак театры дөньясына эләгү турында күптәннән хыялландылар. Һәм менә хыял чынга ашты! Без бу искиткеч серле сарайда "Бака патшабикә" спектаклен карадык. Театр безне әкияти матурлык һәм бәйрәм атмосферасы белән каршы алды. Уңайлы кәнәфиләр, софитлар уты, сәхнә... Безнең барыбыз ниндидер могҗиза көтә. Ут сүнде, пәрдә күтәрелде һәм безнең...

    Каипы балалары Казандагы курчак театры дөньясына эләгү турында күптәннән хыялландылар. Һәм менә хыял чынга ашты! Без бу искиткеч серле сарайда "Бака патшабикә" спектаклен карадык.
    Театр безне әкияти матурлык һәм бәйрәм атмосферасы белән каршы алды. Уңайлы кәнәфиләр, софитлар уты, сәхнә... Безнең барыбыз ниндидер могҗиза көтә. Ут сүнде, пәрдә күтәрелде һәм безнең алга әкият геройлары чыкты. Без могҗизалар дөньясына чумдык. Тамаша бер тында үтте. Балалар йөзендә гаҗәпләнү һәм куаныч. Алар музыка, курчаклар һәм декорацияләр тәэсирендә озак булдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: