Кама ягы
  • Рус Тат
  • Хәзер Лаешта да “Кырмыскалар бердәмлеге“ бар

    Лаешның 1 нче гимназиясендә Лев Толстой иҗатына багышланган "Кырмыскалар бердәмлеге" яшьләр форумы үтте. Рус әдәбияты классикасын яратучылар слетына Л.Н.Толстойның "Ясная Поляна" музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлык директоры Екатерина Толстая килде. Кунак Лаеш гимназиясе тарихы һәм яшь табигать сакчылары уңышлары белән танышты. Укучылар һәм педагоглар Лев Николаевич тормышы һәм иҗаты...

    Лаешның 1 нче гимназиясендә Лев Толстой иҗатына багышланган "Кырмыскалар бердәмлеге" яшьләр форумы үтте.

    Рус әдәбияты классикасын яратучылар слетына Л.Н.Толстойның "Ясная Поляна" музей-утары" дәүләт мемориаль һәм табигый тыюлык директоры Екатерина Толстая килде. Кунак Лаеш гимназиясе тарихы һәм яшь табигать сакчылары уңышлары белән танышты. Укучылар һәм педагоглар Лев Николаевич тормышы һәм иҗаты турында мини-фильм һәм театральләштерелгән тамаша әзерләгәннәр.

    -Лаешта балаларның Лев Николаевич иҗаты белән кызыксынуы күңелле, - дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга Екатерина Толстая. - "Кырмыскалар бердәмлеге" ел саен үтә торган Бөтенроссия чарасына әйләнер дип ышанам.

    Форумда Лаеш районы һәм Казан педагоглары һәм укучылары катнашты. Анда мәктәп программасында Толстой иҗатын өйрәнү мәсьәләләре һәм хәзерге заманда аның әсәрләренең актуальлеге турында сөйләштеләр.

    "Кырмыскалар бердәмлеге"нә яңа әгъзалар кабул итү тантанасы чараның кульминациясе булды. Бу хәрәкәт "Ясная Поляна" музей-утары яклавында 20 елга якын эшләп килә. Ул балалар учреждениеләренә үсеп килүче буынны тәрбияләүдә булыша. "Бердәмлек" катнашучылары, Лев Толстой мирасын кулланып, балаларда табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә һәм аларның рухи үсешенә стимул бирергә ярдәм итә. Казан һәм Лаеш районы укучылары символик яшел таякка импровизацияләнгән "чәчәкләр" беркеттеләр, ә аларга балалар бәхетнең үзләре өчен нәрсә булуын яздылар. Алар игелек һәм табигать белән гармония идеалларына хезмәт итәргә, Лев Николаевич васыять иткәнчә, дөньяны бар кеше өчен дустанә итәргә омтылырга тантаналы ант бирделәр. Барлык яңа кабул ителгән "кырмыскалар"га истәлекле бүләкләр тапшырдылар һәм Ясная Полянага чакырдылар.

    Татарстан балалары "Кырмыскалар бердәмлеге"нә кабул ителә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: