Яшьләр һөнәр сайларга өйрәнә
«Липки» сәламәтләндерү лагеренда «Россия эшчәнлеге» («Работа России») Кадровый үзәге белгечләре катнашында һөнәр сайлауга багышланган бик кызыклы лекция узды.
Ял итүче балалар киләчәк белгечләре ролендә үзләрен сынап карадылар һәм берничә елдан хезмәт базарында нинди һөнәрләр иң кирәклесе булачагын белделәр. Һәр катнашучы үзенең шәхес төрен һәм нинди эшчәнлеккә сәләтле булуын ачыклады. Үсмерләр беренче әңгәмәне (собеседованиене) ничек уңышлы узарга һәм эшкә урнашканда үзеңне ничек танытырга кирәклеген аңладылар. Белгечләр югары уку йортын сайлау һәм җәйге чорда өстәмә эш табу буенча сорауларга җавап бирделәр.
Һөнәр сайлау — бу зур адым, һәм яшьләребезнең моны белгечләр ярдәмендә аңлап һәм ышанычлы эшләве куанычлы. Җәй — ул ял итү вакыты гына түгел, ә үз киләчәгеңә күз салу өчен дә менә дигән мөмкинлек.
Фото: «Липки» балалар сәламәтләндерү лагере
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев