ИБС: профилактика һәм дәвалау
Күптән түгел әниемә йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы куйдылар. Ул нинди авыру? ИБС белән авыручы кешегә нинди тормыш рәвеше алып барырга кирәк? Хөрмәт белән Фәния Л., Лаеш шәһәре. Укучыбыз соравын Лаеш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова җавап бирә. -Йөрәкнең ишемик авыруы (ИБС) -...
Күптән түгел әниемә йөрәкнең ишемик авыруы диагнозы куйдылар. Ул нинди авыру? ИБС белән авыручы кешегә нинди тормыш рәвеше алып барырга кирәк?
Хөрмәт белән Фәния Л., Лаеш шәһәре.
Укучыбыз соравын Лаеш үзәк район хастаханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Вәсилә Бутузова җавап бирә.
-Йөрәкнең ишемик авыруы (ИБС) - киң таралган хроник авыруларның берсе, ул йөрәкнең төп артерияләре атеросклеротик бляшкалар белән тыгылу яки кысылу нәтиҗәсендә йөрәк мускулларының кан белән тәэмин ителүе җитәрлек булмау аркасында килеп чыга. Кан тамырларының эчке стеналарында холестерин туплану йөрәк мускулына кислород һәм туклыклы матдәләр килү азаюга китерә. ИБСның берничә төп формасы бар - киеренкелек стенокардиясе ("грудная жаба"), кискен коронар синдром һәм киң таралган кискен формасы - миокард инфаркты.
Пациентлар миннән еш кына ИБСны нәрсә китереп чыгара дип сорыйлар. Авыру үсеше куркынычының төп факторлары арасында аеруча түбәндәгеләрне билгеләп үтәргә кирәк: тәмәке тарту, өлкән яшь, артериаль гипертония, гәүдә авырлыгы арту, канда липидлар (холестерин) арту, шикәр авыруы, алкоголь, аз хәрәкәтләнү һәм нәселдәнлек. Тәмәке тартудан баш тарту гына да миокард инфаркты куркынычын һәм кинәт үлемне 20-50 %ка киметергә мөмкинлек бирә. Авыруны профилактикалауда дөрес туклануга аерым урын бирелә. Туклану рационы төрле булырга, анда түбәндәге продуктлар өстенлек итәргә тиеш: яшелчәләр, җиләк-җимеш, чистартылмаган кыяклы ашлык һәм тупас тарттырылган икмәк, мае аз булган сөт продуктлары, майсызландырылган диетик продуктлар, майсыз ит һәм балык. Майга бай сыер, сарык, дуңгыз ите, казылыклар, сыер мае организмда холестерин дәрәҗәсе артуга этәргеч була. Исегезгә төшерәм, канда холестерин күләме нормасы литрына 5 ммольгә кадәр. Гәүдә авырлыгын һәм артериаль басымны контрольдә тоту ИБС куркынычын сизелерлек киметергә мөмкинлек бирә.
ИБС булганда пациентларга физик активлык киңәш ителә. Мондый категория авырулар өчен иртәнге гимнастика, сәламәтләндерү физкультурасы - һавада йөрү, йөзү, чаңгы шуу, шулай ук уртача авырлыктагы физик хезмәт, мәсәлән, йорт яны участогында эшләү күрсәтелгән.
ИБС вакытында дәвалау-профилактика чаралары системасында мөһим звено - курортта дәвалану. Курортларның табигый факторлары (климат, минераль сулар...) йөрәк авырулары белән авыручыларның бозылган физиологик функцияләрен җайлаучы, патологик процессның үсешен һәм прогрессын тоткарлаучы актив үзлекләргә ия.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
22 май 2022 - 14:47Мәктәп балалары Җиңү турында җырладылар Лаешның 3нче мәктәбендә алтынчы тапкыр Җиңү көненә багышлап сугыш җырлары фестивале үткәрделәр.7700
-
22 май 2022 - 10:06Усадыда тэг-регби буенча ярыш булды Регби буенча Татарстан федерациясе республиканың регби спорт мәктәбе белән берлектә ”Усады” спорт комплексында Лаеш районы укучылары өчен тэг-регби буенча спорт ярышлары үткәрделәр.11000
-
21 май 2022 - 15:02Любовь Хәсәнова халыкара бәйгедә гран-при яулады Рождествено мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәнова “Җиңү маршы” III халыкара бәйгесендәиң югары бүләккә лаек булды.24800
-
21 май 2022 - 10:24Мария Гришина Татарстанның иң яхшы педагоглары арасында Лаеш районында югары квалификацияле педагоглар эшли. Шуларның берсе – Мария Гришина.26100
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.39100
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.39500
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.43300
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.50800
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
18 май 2022 - 13:24Бөек Ватан сугышында катнашучыларны Бөек Җиңү көне белән котладыларБөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иткәндә ветераннарга, концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннарына һәм камалыштагы Ленинградта яшәүчегә Россия һәм Татарстан Президентлары бүләкләре һәм открыткалар тапшырдылар.40400
-
19 май 2022 - 12:35Районда “Тонировка” операциясе үтте Атна дәвамында Лаеш районы ЮХИДИ хезмәткәрләре салон тәрәзәләре артык караңгыландырылган автотранспорт чараларын ачыкладылар.51700
-
19 май 2022 - 10:28Кино сөючеләр Лаеш районына җыелды ТР иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы матбугат хезмәте фотосы51600
-
19 май 2022 - 15:35Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.50800
-
20 май 2022 - 09:43Лаеш көрәшчеләре иң яхшылар Комлы Ковалиның “Дуслык” спорт-ял үзәге “Чын сугыш” секциясе тренеры Александр Чадаевта тәрбияләнүчеләр армия кул сугышы һәм абсолют чын сугыш буенча төбәкара ачык турнирда катнаштылар.43300
-
20 май 2022 - 13:20Түләүләр җан башына уртача керем Татарстан Республикасы буенча бер кешегә яшәү минимумы күләменнән - 10 756 сумнан артмаган гаиләләргә билгеләнә Россия Федерациясе Президентының “Балалы гаиләләргә айлык акчалата түләү турында” 2022 елның 31 мартында кабул ителгән 175 номерлы Указы нигезендә 1 майдан Россия Пенсия Фонды 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга яңа төр пособие түләүгә кереште.39500
-
20 май 2022 - 15:52Лаешта Халыкара Гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахларны теркәү сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен ишекләрен ачты.39100
-
21 май 2022 - 10:24Мария Гришина Татарстанның иң яхшы педагоглары арасында Лаеш районында югары квалификацияле педагоглар эшли. Шуларның берсе – Мария Гришина.26100
-
21 май 2022 - 15:02Любовь Хәсәнова халыкара бәйгедә гран-при яулады Рождествено мәдәният йорты директоры Любовь Хәсәнова “Җиңү маршы” III халыкара бәйгесендәиң югары бүләккә лаек булды.24800
-
22 май 2022 - 10:06Усадыда тэг-регби буенча ярыш булды Регби буенча Татарстан федерациясе республиканың регби спорт мәктәбе белән берлектә ”Усады” спорт комплексында Лаеш районы укучылары өчен тэг-регби буенча спорт ярышлары үткәрделәр.11000
-
22 май 2022 - 14:47Мәктәп балалары Җиңү турында җырладылар Лаешның 3нче мәктәбендә алтынчы тапкыр Җиңү көненә багышлап сугыш җырлары фестивале үткәрделәр.7700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика