Кама ягы
  • Рус Тат
  • Иделне саклау өчен

    Татарстан Республикасында 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Оештыру комитеты булдырылды, ул өч ел вакыт эчендә экологияне яхшырту, ярларны һәм сулыкларны чистарту, халык өчен мөмкин булган уңайлыклар тудыру, елга һәм күлләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау һәм арттыру буенча табигатьне саклау чаралары программасын эшләргә тиеш. Республика территориясендә...

    Татарстан Республикасында 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Оештыру комитеты булдырылды, ул өч ел вакыт эчендә экологияне яхшырту, ярларны һәм сулыкларны чистарту, халык өчен мөмкин булган уңайлыклар тудыру, елга һәм күлләрнең үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау һәм арттыру буенча табигатьне саклау чаралары программасын эшләргә тиеш. Республика территориясендә зур һәм кечкенә елгалар бар. Аларны киләчәк буыннар өчен саклау - безнең бурыч.

    Идел - безнең илебезнең, ачык һәм киң күңелле милли характерның, кешеләрнең юмартлыгы һәм кунакчыллыгының символы. Төньяктан көньякка 3,5 меңнән артык километрга сузылган елга ел саен Каспий диңгезенә 250 мең куб метр су китерә. Идел буе территориясендә Россиянең Идел бассейнында яшәүче 40% тан артык халкы 45% сәнәгать һәм 50% авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә. Ел саен Идел бассейнына Россиянең барлык җыентык суларының 20%ы, ә Россиянең халык күп яши торган шәһәрләре атмосферасына Россиядә чыгарылучы зарарлы матдәләрнең 30% ка якыны эләгә. Шуңа күрә табигатьне саклау законнары үтәлешен күзәтеп тору прокурор эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора. Экологик хокук бозулар һәм җинаятьләрне ачыклау һәм кисәтү прокуратура хезмәткәрләреннән югары һөнәри осталык һәм әлеге өлкәдә махсуслашуны таләп итә. Җинаять һәм административ хокук бозулардан аермалы буларак монда зыян күрүчеләр күпкә артыграк, ә нәтиҗәләре - масштаблы һәм кайчак вакыт үтү белән генә беленә торган була. Шуңа күрә конкрет зыянны бәяләү дә еш кына бик авырлаша. Моңа әле экологик законнарның күп планлылыгын һәм камил булмавын да, практика җитеп бетмәвен, әйләнә-тирә мохит өлкәсендә махсус вәкаләтле дәүләт органнарының тулы бер системасы белән тыгыз координация һәм үзара хезмәттәшлек зарурлыгын да кушарга кирәк.

    1990 нчы елларда Идел буенда табигатьне саклау законнары үтәлешен прокурор күзәтүе органын булдыру зарурлыгы туа. Әмма мондый структураның әзер формасы булмый, аңа охшашлары да юк. Шул ук вакытта Югары Идел, Урта һәм Түбән Иделне аерым-аерым саклап булмавы да ачык күренә. Мәсәлән, Ульяновск һәм Тверь өлкәләрендә Идел интенсив пычрана икән, Саратов өлкәсендә уңай нәтиҗәгә ирешү кыен. Күп кенә дәүләт органнары көчен берләштерү таләп ителә, Идел буенда законлылык торышы турында бердәм һәм тулы мәгълүмат кирәк була.

    1990 елның 27 апрелендә СССР генераль прокуроры Александр Сухарев боерыгы белән Россиядә беренче төбәкара махсуслашкан табигатьне саклау прокуратурасы булдырыла.

    -Аның үзенчәлеге бассейн принципы буенча төзелүендә: аның барлык эшчәнлеге белән идарә итүче аппарат Идел башланган Тверь өлкәсендә, ә районара бүлекләре әлеге бөек елга һәм аның кушылдыклары ага торган бар субъектларда уранашкан, - дип искә ала Александр Сухарев. - Мондый структура статистик мәгълүматлар, сигналлар һәм тикшерүләр, башка мәгълүматлар нигезендә барлык Идел бассейнында табигатьне саклау өлкәсендә законлылык торышының тулаем картинасын булдырырга мөмкинлек бирә.

    1990 елның октябрендә СССР генераль прокуроры боерыгы белән иң зур экологик куркыныч янаган шәһәрләрдә, шул исәптән Тверь, Ярославль, Иваново, Чебоксар, Казан, Ульяновскида 12 районара табигатьне саклау прокуратурасы төзелә. Хәзерге вакытта Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасына 16 районара табигатьне саклау прокуратурасы буйсына.

    Идел прокуратурасы элек башка органнар күз уңыннан читтә калган экологик программаларны күтәрә: су объектларының чистартылмаган сулар белән пычрануы, җир асты чыганакларыннан суны законсыз алу, халыкны сыйфатсыз су белән тәэмин итү, биологик калдыкларны күмү һәм утильләштерү, шул исәптән куркыныч йогышлы авырулар - түләмә һәм башка авырулар белән зарарланганнарны.

    Тапталмаган юлдан барырга, яңа гомумкүзәтү, дәгъва, суд-тикшерү практикасын булдырырга туры килә, ә аның нигезендә шуңа туры килүче методикалар эшләргә.

    Һәм болар барысы уңай нәтиҗә бирә. Соңгы өч елда Иделгә һәм аның кушылдыкларына пычрак сулар агызу 45 миллион кубка кимегән, атмосфераны пычратучы матдәләр күләме азайган, урманны законсыз кисү һәм башкалар кимегән.

    Идел бассейны шактый зур масштаблы булса да, прокуратура хезмәткәрләре штаты зур түгел: аппаратта һәм 16 районара прокуратурада барысы 144 оператив хезмәткәр эшли. Әмма аларның һәркайсы үз һөнәренең остасы, эшкә мөнәсәбәтләре җаваплы, дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен саклауда принципиаль. Махсуслашкан табигатьне саклау прокуратурасы гражданнарның яхшы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын саклый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: