Ихтирам белән искә алабыз...
М.С.Насыйрова, башлангыч сыйныфлар укытучысы. Еллар уза, ә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын безнең авыл халкы кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан ветерансыз гына каршылады. Соңгы ун елда вафат булган ветераннарның берсе - Вахитов Вагыйз абый. Гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак, пенсиягә чыккач та, ул...
М.С.Насыйрова, башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Еллар уза, ә Бөек Ватан сугышы ветераннарының сафлары сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Җиңүнең 70 еллыгын безнең авыл халкы кулына корал тотып фашистларга каршы сугышкан ветерансыз гына каршылады. Соңгы ун елда вафат булган ветераннарның берсе - Вахитов Вагыйз абый. Гомерен балалар укытуга багышлаган кеше буларак, пенсиягә чыккач та, ул мәктәп белән элемтәне өзмәде.
Вагыйз абый 1918 елда Лаеш районы Татар Янтыгы авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1929 елда авылда мәктәп ачыла һәм ул беренче сыйныфка бара. 1936 елда җиде еллык мәктәпне тәмамлый һәм Казан механик-технология техникумына укырга керә, ләкин тәмамларга өлгерми. Аны 1939 елның көзендә хәрби хезмәткә алалар. Бер ел полк мәктәбендә укыгач, кече командир исеменә лаек була.
Бөек Ватан сугышы башлана... Вагыйз абый хезмәт иткән хәрби частьне 1941 елның 8 июлендә вагоннарга төяп фронтка озаталар. "Мәскәүне төнлә үттек. Иртән Вязьма шәһәренә килеп җиттек. Бераз торганнан соң, һавада самолетлар күренде, бомба яудырырга тотындылар", - дип искә ала иде Вагыйз абый. Бу аның дошман белән беренче очрашуы була. Вагыйз абый Смоленск һәм башка бик күп шәһәрләрне азат итүдә катнаша.
Сугышта үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килә. Ул дүрт тапкыр яралана. Вагыйз абый әсирлектә дә була. Тугызынчы омтылыштан унҗиде кеше фашист "тырнагыннан" качып котыла ала. Шулар арасында Вагыйз абый һәм авылдашы Садриев Гыйльми абый да була. Вагыйз абый дошманга каршы партизаннар белән бергә дә сугыша.
Сугыштан ул 1946 елның 15 маенда гына кайта һәм аннан соңгы гомерен балалар укытуга багышлый. Физика, математика, тарих, физкультура фәннәрен алып бара. Үз һөнәрен бик ярата, балалар да аны хөрмәт итә. Булачак тормыш иптәше Рабига апаны да ул мәктәптә очрата. Аның белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Хезмәт сөючән, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, энергияле Вагыйз абый туган авылыбызның хөрмәтле кешесе булды. Ул мәктәпкә очрашуларга килеп сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаша иде. Аны олыбыз да, кечебез дә зур ихтирам белән искә алабыз, аның белән горурланабыз.
-
16 февраль 2019 - 16:48Лаеш район прокуратурасы машина йөртүчене хөкем итүне таләп итә Һәм бу таләп тулысынча аклана да: Казанда яшәүче гр.Д. исерек хәлдә руль артына утырган өчен бер җәзасы була торып тагын эчкән килеш машина руле артына утырган.1000
-
16 февраль 2019 - 10:23Яшәеш сыйфаты күтәрелә Сокуры авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар.1100
-
15 февраль 2019 - 15:44Счетчикны ничек алыштырырга һәм ничек штраф алмаска Лаеш һәм күрше районнарда билгесез затларның шактый зур суммада энергетиклар рәвешендә электр энергиясе исәпләгечләрен өйдән баганага күчерүне тәкъдим итү очраклары ешайды. Моның ни күләмдә законлы булуы турында газета укучыларга “Челтәр компания” ЧҖҖ “Идел буе электр челтәрләре” филиалының Лаеш электр челтәре начальнигының хезмәтләр сату буенча урынбасары Аяз Галиев сөйли.1500
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.1800
-
14 февраль 2019 - 09:19Макаровка авыл җирлеге уңышлары һәм казанышлары Ташкирмән авылы мәдәният йортында җирле үзидарә органнарының отчет сессиясе булды.1400
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.2400
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.2900
-
15 ноябрь 2018 - 10:46“Алчәчәк” вокаль ансамбле чыгышы
-
12 гыйнвар 2019 - 12:27
-
15 февраль 2019 - 08:30Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы белән!Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!1500
-
26 декабрь 2018 - 14:32Язылдыңмы? Смартфон уйнатырга килегез! “Газетага язылганга Смартфон” акциясендә катнашучыларны 28 декабрьдә редакциягә чакырабыз.
-
26 декабрь 2018 - 14:29Яңа фотоконкурс старт алды Газетабыз сайтында “Яңа ел могҗизасы” интернет-конкурсына фоторәсемнәр кабул ителә башлады.
-
14 ноябрь 2018 - 09:09Газетага языл һәм телевизор от Кадерле әбүнәчеләребез! Исегезгә төшерәбез, сез “ТАТМЕДИА” АҖенең “Газетага язылганга телевизор” акциясенда катнаша аласыз.
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.2900
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.2400
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.1800
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.1800
-
15 февраль 2019 - 08:30Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуының 30 еллыгы белән! Хөрмәтле интернационалист сугышчылар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар!1500
-
15 февраль 2019 - 15:44Счетчикны ничек алыштырырга һәм ничек штраф алмаска Лаеш һәм күрше районнарда билгесез затларның шактый зур суммада энергетиклар рәвешендә электр энергиясе исәпләгечләрен өйдән баганага күчерүне тәкъдим итү очраклары ешайды. Моның ни күләмдә законлы булуы турында газета укучыларга “Челтәр компания” ЧҖҖ “Идел буе электр челтәрләре” филиалының Лаеш электр челтәре начальнигының хезмәтләр сату буенча урынбасары Аяз Галиев сөйли.1500
-
14 февраль 2019 - 09:19Макаровка авыл җирлеге уңышлары һәм казанышлары Ташкирмән авылы мәдәният йортында җирле үзидарә органнарының отчет сессиясе булды.1400
-
13 февраль 2019 - 09:32Бабаларыбыз һәм карт бабаларыбызны бездән башка кем хәтерләр Россиядә яшәүчеләр, безнең, өчен Җиңү көне нәрсә ул һәм совет гаскәрләре кем белән сугышкан – Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Лаешның 2 нче мәктәбе 2-3 сыйныф укучыларына Хәрби дан музеенда менә шулар хакында сөйләделәр.1300
-
13 февраль 2019 - 15:36Лаешлылар рәхәтләнеп чаңгы шуалар Гадәттәге “Россия чаңгы юллары” узышында Лаеш районының йөзләрчә кешесе катнашты.1300
-
16 февраль 2019 - 10:23Яшәеш сыйфаты күтәрелә Сокуры авыл җирлегендә үз эшләре турында хисап тоттылар.1100
-
16 февраль 2019 - 16:48Лаеш район прокуратурасы машина йөртүчене хөкем итүне таләп итә Һәм бу таләп тулысынча аклана да: Казанда яшәүче гр.Д. исерек хәлдә руль артына утырган өчен бер җәзасы була торып тагын эчкән килеш машина руле артына утырган.1000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика