Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ике тапкыр җирләнгән, әмма бөтен үлемнәргә үч итеп исән калган

    Бу кешенең язмышы кызыклы, роман язарга лаеклы.

    Сокуры авылы китапханәсе мөдире Индира Дебердеева үзенең бабасы Сорокин Захар Егорович турында сөйләде.

    Минем бабам, Сорокин Захар Егорович, 1904 елның 29 октябрендә Теләче районында гади крестьян гаиләсендә туган. Захар бик актив һәм кызыксынучан кеше булып үсә. Музыка белән мавыга, гармун уйнарга өйрәнә, чиркәү хорында җырлый. Үсеп җиткәч, балта остасы һөнәрен үзләштерә. Яхшы җиһазлар, ашлык һәм азык-төлек саклау өчен мичкәләр һәм башка кирәк-яраклар ясарга өйрәнә. Дүрт сыйныф тәмамлый – ул вакытта бу авыл егете өчен яхшы белем була.

    Аның яшьлеге давыллы елларда уза: революция, Гражданнар сугышы, Совет власте барлыкка килү, кулаклаштыру. Активист буларак, ул Совет хакимиятен кабул итә, комсомолга керә. Яза һәм саный белгәнлектән, авыл советына хисапчы итеп билгеләнә. Күн курткадан һәм маузер белән йөри. Эш җиңелләрдән булмый. Әмма иң авыры - аны хәлле авылдашларын кулакка чыгарырга җибәрәләр, ә алар аңа бик кызганыч. Көндез мал-мөлкәтне тартып ала, ә төнлә әкрен генә кире кайта, моның өчен авыл халкы аны хөрмәт итә һәм аңа рәхмәтле була.

    Вакытлар узу белән Захар гаилә кора һәм ике баласы туа, Теләчегә азык-төлек базасы мөдире итеп күчерелә. Монда ул коммунистлар партиясенә керә. Тиздән аңа зур кайгы килә: ике баласын калдырып, хатыны вафат була. Захар яраткан хатыны вафат булганга озак вакыт кайгыра, даими рәвештә аның каберенә йөри. Берүзенә балаларны тәрбияләү авыр була, шуңа күрә аңа хатын эзлиләр. Гаиләдә тагын тугыз бала туа.

    Сугыш алдыннан партия йөкләмәсе буенча аны Казахстанга, аз халыклы территорияләрне мөмкин кадәр тизрәк - советларча үзләштерергә җибәрәләр. Һәм менә Захар үзенең зур гаиләсе белән чирәм җирләрне үзләштерергә бара. Поездда баралар. Тынчу һәм уңайсыз була, юлда күкрәк баласы авырып китә һәм вафат була. Казахстанда бик авыр яшиләр – җир йортта яшиләр, ач торалар. Балалары авырый башлый һәм Захар өенә кайтырга карар итә. Тик казахлар аларны җибәрергә теләми, чөнки ул аларны күп нәрсәгә: балта эшенә, шулай ук җир йортлар урынына йорт һәм мунча салырга өйрәтә. Вакыт та хәвефле була: сугыш башлануы турында имеш-мимешләр йөри. Тик Захар үз гаиләсен чит җирдә калдырасы килми. Һәм менә төн караңгылыгында алар яшерен генә туган якларына юл алалар.

    Тиздән сугыш башлана, аны Теләче хәрби комиссариатыннан чакыралар, автоматчы итеп билгелиләр. Фронтта ул ике тапкыр яралана һәм ике тапкыр җирләнә. Сугыш башланганда аягы яралана – өйләренә һәлак булу хәбәре килә. 1944 елда кулы каты яралана, кыр госпиталенә эләгә. Төнлә яралыларны госпитальгә, зур җиргә алып чыгу өчен паром килә. Аңа утырган вакытта Захарның кәефе китә, ул аңын югалта һәм иртәнгә кадәр куаклар арасында ята. Иртән аны шәфкать туташлары таба һәм аның бәхетле булуын һәм озак яшәячәген әйтәләр, чөнки төнлә паромны бомбага тготканнар һәм анда булган бөтен кеше һәлак булган. Захар бик озак борчыла, полкташларын кызгана. Өйгә һәлак булу турында икенче хәбәр җибәрелгән була.

    Яраланудан терелгән солдатны демобилизациялиләр. Фронтовик хәрби орденнар һәм медальләр белән туган ягына кайта.

    Аннан соң ул үз авылында авыл хуҗалыгын торгызырга ярдәм итә. Соңрак гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Сугыштан соң аларның тагын дүрт балалары туа. Захар Сорокин 1971 елның 2 октябрендә 67 яшендә вафат була.

    Без, аның балалары, оныклары һәм оныкчыклары, аны һәрвакыт истә тотачакбыз һәм аның белән горурланачакбыз. Без аңа һәм фашизмны Җиңүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәтле.

    Хәтерлибез! Горурланабыз! Хөрмәт итәбез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: