Кама ягы
  • Рус Тат
  • Икмәкне ничек дөрес сакларга

    Еш кына ипи күгәрә. Укучыларыбыз аны саклаганда нинди хаталар җибәрүләре турында сорыйлар.

    Аларның сорауларына Роскачество белгечләре җавап бирә.

    Минем әбием ипине целлофан пакетка алып суыткычта саклады. Миңа бу кызык булып тоелды. Ә ул шулай иткәндә ипи яхшы саклана, дип әйтә. Бу уңайдан белгечләр ни диләр?

    Роскачество белгечләре икмәк-күмәч әйберләрен караңгы һәм коры урында саклау яхшы диләр. Плитәдән һәм раковинадан еракта, әлбәттә. Еш кына ипинең целлофан пакетта тәрәзә төбендә ятуын да күрергә туры килә. Болай итеп җыештырган хуҗабикәләр дөрес эшләмиләр. Әгәр ипи, булка, батоннар конденсат бүлеп чыгарган өслекләргә тисәләр, мондый пакетта алар озак ятмыйлар – күгәрек белән капланалар. Чөнки целлофан пакетта конденсат өйдәге кебек үк.

    Роскачество белгечләре ипине кәгазь пакетта яки тастымалга төреп сакларга киңәш итәләр.

    Тагын бер нәрсә бар. Күгәрек бөтен ипидәгегә караганда киселгәнендә тизрәк барлыкка килә. Икмәк сатып алганда моны истә тотыгыз.

    Еш кына сакчыл хуҗабикәләр ипинең күгәргән урынын кисеп алалар да калганын табынга куялар. Ә юкка. Күгәргән ипине куллану тыела, чөнки күгәрек гөмбәләре организмны агулый торган матдәләр бүлеп чыгара. Монда инде ипинең катысын кисеп алу булышмый. Әгәр күгәрек күренмәсә дә ипине кискәнче иснәп карагыз. Үзенчәлекле яки күгәрек исе килсә ипи белән саубуллашыгыз: микробларның бозу процессы башланган инде.

    Чыганак – https://rskrf.ru.https://yandex/images.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: