Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ил язмышында гаилә язмышы

    Иске гаилә альбомын актарганда мин әти-әниемнең фотосурәтләрен күрдем. Сурәт 1943 елда - никахтан соң ук ясалган. Минем алар турында сөйлисем килә. Чөнки сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы чорда яшәгән күп кенә лаешлылар әлеге матур парны хәтерлиләр әле. Минем әтием, Ершов Иван Сергеевич, 1918 елда Мансурово авылында туган. Тиздән бабам вафат...

    Иске гаилә альбомын актарганда мин әти-әниемнең фотосурәтләрен күрдем. Сурәт 1943 елда - никахтан соң ук ясалган. Минем алар турында сөйлисем килә. Чөнки сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы чорда яшәгән күп кенә лаешлылар әлеге матур парны хәтерлиләр әле.

    Минем әтием, Ершов Иван Сергеевич, 1918 елда Мансурово авылында туган. Тиздән бабам вафат була. Әбием дүрт бала белән Лаешка күченә. Монда ничек тә булса яшәү мөмкинлеге була. Әтиемне һәм аның апасын Лаеш балалар йортына бирәләр. Әбием аны җиде еллык мәктәпне тәмамлагач кире ала. Әтием эшли, гаиләгә ярдәм итә башлый. Очучы булырга хыяллана, әмма очучылар әзерләүче училищеда документларын да алмыйлар: аның олы апасының ире 1937 елда яла буенча репрессияләнгән була.

    1939 елда әтиемне Кызыл Армия сафларына чакыралар һәм хезмәт итәргә Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Бөек Ватан сугышы башлана һәм 1941 елның августында аны Ленинград юнәлешендәге Волхов фронтына озаталар. Монда аяусыз бәрелешләр бара. 1943 елда әтием авыр яралана. Кыр шартларында хәрби госпитальләрдә дүрт операциядән соң аның аягын тездән югары кисәләр һәм өйгә җибәрәләр.

    Ул Лаешта урта мәктәптә башта счетовод, аннан соң завхоз булып эшли. Әмма ярасы үзен сиздерә, әтием еш авырый, гомеренең соңгы елларында инде эшләми. Каты авырудан соң 65 яшендә вафат була.

    Сугышчан батырлыгы өчен әтием III дәрәҗә Дан ордены, "СССР Кораллы Көчләренә 50 ел" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    Әнием, Катушенок Нина Аркадьевна язмышы да җиңел булмый. Ул 1922 елда Луганск өлкәсендә туган. Җиде яшендә тома ятим кала һәм туганнары аны Куйбышев өлкәсенә алып китәләр. Монда мәктәп тәмамлаганнан соң әнием Куйбышевның теш табиблары әзерләүче техникумына укырга керә. Аны 1939 елда отличие белән тәмамлый һәм билгеләнү буенча Лаешка килә. Аңа ул вакытта 17 яшь була. Ул вакытта табиблар җитми һәм әнием бар районнан килгән кешеләргә төрле авырулар буенча медицина ярдәме күрсәтә.

    Сугыш елларында аны поликлиника мөдире итеп билгелиләр. Фронттан яралы лаешлылар кайта. Алар дәвалауга мохтаҗ була, фронт яралары озак төзәлә. Әни яралыларны дәвалый, яраларын эшкәртә, бәйли, медикаментлар белән дәвалану билгели. Әтием белән ул шулай таныша. 1943 елда алар өйләнешәләр һәм аларның кызлары Валентина туа - ул мин булам.

    Әни хастаханәдә җәмәгать эше алып бара һәм коллектив аны партоешма секретаре итеп сайлый. 1952 елда аңа КПСС райкомына күчәргә тәкъдим итәләр. Монда ул 16 ел эшли - башта пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире, аннан соң идеология буенча райком секретаре була. Законнарны белү таләп ителә, әни читтән торып Казан дәүләт университетының юридик бүлеген отличие белән тәмамлый.

    1969 елның гыйнвар башында авыру сәбәпле II группа хезмәт инвалиды булып пенсиягә чыга, ә шул ук елның 1 сентябрендә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшли башлый, соңыннан тәрбия эше буенча директор урынбасары була.

    Әнине Лаеш белән кырык елдан артык вакыт бәйле, монда аның бар хезмәт эшчәнлеге үткән. Озак еллар һәм намуслы хезмәте өчен аңа Россия Федерациясенең персональ пенсиясен билгелиләр. Ул "Мактау билгесе" ордены, "1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен", "Хезмәттә отличие өчен", "Фидакарь хезмәт өчен", юбилей медальләре һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

    Йомгаклап яшь буынга үзләренең Бөек Ватан сугышы елларында сугышкан һәм хезмәт куйган һәм безгә иминлектә яшәү мөмкинлеге биргән туганнарын хәтерләүләрен телисе килә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: