Лаеш яңалыклары

"Кама ягы" газетасы - Лаеш районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Имәнкискәдә авыл халкы өчен җәйге бию кичәсе оештырылды

Имәнкискә авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җәйге бию кичәсе узды. Чара #ЛетовТатарстане акциясе кысаларында оештырылды.

Музыкаль кичәгә җирле өлкәннәр балалары һәм оныклары белән килде. Төрле яшьтәге авыл халкы җәйге кичтә бергәләп ял итү, таныш көйләргә биеп алу мөмкинлегеннән файдаланды.

Әлеге вакыйга хакында редакциягә Ландыш Садыйкова хәбәр итте һәм чараның фотосурәтләре белән уртаклашты. Авыл җирлекләрендә оештырылган мондый очрашулар күркәм традициягә әверелер һәм алга таба халыкның бергәләп файдалы эшләр башкаруына да этәргеч булыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев