Кама ягы
  • Рус Тат
  • Имәнкискәдә яшәүче йөз яшь тулуны бәйрәм итте

    Гарипов Вильдан Гариф улы авылда туган, үскән һәм гомере буе шунда эшләгән. Озын һәм җиңел булмаган тормыш юлын барлап, ул үкенми. Үзен бәхетле кеше дип исәпли. Людмила НИКИФОРОВА Рәсим Хаҗиев фотосы Вильданның әтисе оста мич чыгаручы була. Остага һәрчак эш чыгып тора, шуңа күрә алар шактый таза хәлле булалар. Гаилә...

    Гарипов Вильдан Гариф улы авылда туган, үскән һәм гомере буе шунда эшләгән. Озын һәм җиңел булмаган тормыш юлын барлап, ул үкенми. Үзен бәхетле кеше дип исәпли.

    Людмила НИКИФОРОВА

    Рәсим Хаҗиев фотосы

    Вильданның әтисе оста мич чыгаручы була. Остага һәрчак эш чыгып тора, шуңа күрә алар шактый таза хәлле булалар. Гаилә башлыгы вафат булгач кыенлыклар башлана - Вильданга 6 яшь. Хезмәт биографиясе менә шуннан башлана. Башта әнисенә булыша, ә бераз үскәч - җир сөрә, ура, төрле эшнең җаена төшенә. Күмәкләшү чоры башлангач, егет колхозга керә. Монда аңа бозаулар көтүен ышанып тапшыралар. Әмма яшүсмернең укыйсы килә, мөмкинлек булу белән умартачылар әзерләү курсын тәмамлый. Яраткан эше, дуслары, киләчәккә планнар... Әмма 1941 елның июнендә бар хыяллар җимерелә. Вильданны сугышка алмыйлар, эш тылда да җитәрлек. Сугышчылар өчен икмәк үстерә, саклану чикләрендә хезмәт куя: траншеялар, окоплар казый. Бригадир да, ындыр табагында җаваплы да була, умарталыкта да эшли.

    Озак көткән Җиңү көне җитә. Әмма тагын ун ел, 1946 нчы 1956 елларда кышларын урман кисүдә хезмәт куя. Өйләнер чак җитә. Яраткан эше, яхшы хатын, балалар - тулы бәхет өчен тагы ни кирәк?

    -Барысы шома гына бармады, - дип искә төшерә Вильдан Гарифович. -Салымнар түләдек, ә колхозда акча юк. Шуңа күрә сыерлар асрадык. Сөт, каймак, майны саттык - шулай итеп очны очка ялгадык.

    Пенсиягә чыкканчы ул "Маяк" колхозында умартачы булып эшли. "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән горурлана. Хезмәттәге казанышлары өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән.

    Вакытның үткәне дә сизелми. Менә уңган хезмәтчән 100 яшь тулуны билгеләп үтә. Хәзер ул улы һәм килене тәрбиясендә яши. Аллаһы Тәгалә саулыгын да биргән: күзе күрә, колагы ишетә. Матур көннәрдә капка төбенә чыгып, узган-барганны сәламли, авылдашлары белән сөйләшә.

    Аның туган көнендә өе кунаклар белән тула: оныклары, оныкчыклары ... җыела. Җылы сүзләр, чәчәкләр, елмаюлар.

    Район башлыгы Михаил Афанасьев та аксакалны юбилее белән котлады. Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән ул ветеранга открыткалар, ә үз исеменнән акчалата һәм истәлекле бүләк тапшырды.

    -Кызганычка каршы, хәзер бу яшькә кадәр җитүчеләр аз, - диде Михаил Афанасьев. - Алар үз җилкәләрендә канкойгыч сугыш, җимереклек, торгызу һәм илебездә, җәмгыятьтә булган башка үзгәрешләр михнәтен татыган геройлар.

    Михаил Павлович ветераннан тормышы, гаиләсе турында сорашты. Проблемалары булу, булмау белән кызыксынды.

    -Мин 100 яшькә кадәр яшәдем, тагын 50 не яшәр идем, - дип елмаеп үз теләген әйтте юбиляр. - Тормыш бик тә матур, яхшы бит.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: