Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җинаять эше кузгаталар

    Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре рейд вакытында Лаешта яшәүче мотоциклчыны тоткарладылар. Закон бозучы полицейскийлардан качарга омтыла, әмма Ленин-Горький урамнары чатында каплана. -Тышкы билгеләре буенча гр.К. алкогольле эчемлек кулланганга охшаган. Әмма ул медицина тикшерүе үтүдән баш тартты,- дип аңлатма бирә Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ЮХИДИның административ законнарны үтәтү...

    Россия ЭЭМның Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре рейд вакытында Лаешта яшәүче мотоциклчыны тоткарладылар.

    Закон бозучы полицейскийлардан качарга омтыла, әмма Ленин-Горький урамнары чатында каплана.

    -Тышкы билгеләре буенча гр.К. алкогольле эчемлек кулланганга охшаган. Әмма ул медицина тикшерүе үтүдән баш тартты,- дип аңлатма бирә Лаеш районы эчке эшләр бүлеге ЮХИДИның административ законнарны үтәтү буенча инспекторы Руслан Мәһдиев.

    Шуны әйтеп үтү кирәк, закон бозучы "стажлы" була-аны элек тә исерек хәлдә транспортка идарә иткәне өчен берничә мәртәбә йөртү хокукыннан мәхрүм иткән булганнар. 2015 елның сентябрендә ул яңадан хокук ала. Әмма аның аек тормыш рәвеше озакка сузылмый...

    Хәзерге вакытта гр.К.га карата җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

    Җинаять эше кузгаталар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: