Кама ягы
  • Рус Тат
  • җинаять һәм җәза Лаеш районы прокуратурасы Архиерей күленә бару юлын кире кайтарды.

    Суд утырышында аның вәкилләре 46 яшьлек казанлыдан Тарлаши авылында табигый һәйкәл - Архиерей күленә бару юлын ябучы койманы сүтүне таләп иттеләр. Ул рәсми төстә төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып танылган. Закон буенча су объектларыннан һәркем файдалана алуны "онытып", якындагы җир участогы хуҗасы судан бер метр ераклыкта гына койма тота. Әле...

    Суд утырышында аның вәкилләре 46 яшьлек казанлыдан Тарлаши авылында табигый һәйкәл - Архиерей күленә бару юлын ябучы койманы сүтүне таләп иттеләр.

    Ул рәсми төстә төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле булып танылган. Закон буенча су объектларыннан һәркем файдалана алуны "онытып", якындагы җир участогы хуҗасы судан бер метр ераклыкта гына койма тота. Әле гадине генә түгел - капиталь итеп, кирпечтән.

    -Ә бит закон буенча һәрбер (ассызыклыйм - һәрбер) граждан гомуми кулланудагы су объектларыннан файдаланырга һәм аларны шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗлар өчен бушлай кулланырга хокуклы, - дип аңлата Лаеш районы прокуроры урынбасары Марат Шәрәфетдинов. - Сулыкның яр буе линиясе янындагы җир полосасы шулай ук гомуми файдалану өчен билгеләнгән. Аның киңлеге егерме метр тәшкил итә.

    Суд прокуратураның дәгъва таләпләрен канәгатьләндерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: