Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җиңүнең 70 еллыгы

    Үткәннәр һәм уйлар. Узганнар һәм хәзерге турында фикерләр Фашистлар белән сугыш башлану турында минем әни урамыбызда яшәүчедән ишеткән - ул авыл Советы ягыннан чапкан һәм: "Сугыш! Безгә Германия басып кергән!" - дип кычкырган. Әнием өйгә кереп бу хакта миңа әйтте. Мин тиз генә чиста күлмәк кидем дә авыл Советына йөгердем....

    Үткәннәр һәм уйлар. Узганнар һәм хәзерге турында фикерләр

    Фашистлар белән сугыш башлану турында минем әни урамыбызда яшәүчедән ишеткән - ул авыл Советы ягыннан чапкан һәм: "Сугыш! Безгә Германия басып кергән!" - дип кычкырган. Әнием өйгә кереп бу хакта миңа әйтте. Мин тиз генә чиста күлмәк кидем дә авыл Советына йөгердем. Авыл Советыннан чыккан яшь хатынны күрдем - ул нидер такмаклый, күзләреннән яшь ага.

    Бу көннәрдә печәнгә төшәргә әзерләнәләр иде. Һәм менә өлкәннәр белән бер тигез киеренке эш башланды. Безнең "Память Кирова" колхозы зур иде. Сөрү җире 10 мең гектарга якын. Чирпы тирәсендәге барлык сөрү җирен атлар һәм бер-ике трактор белән сукаларга туры килде. Сугышның беренче елында безгә, 15-16 яшьлек үсмерләргә, туган җирдә авыр эштә чиләнергә калды. Түздек, бирешмәдек: күз курка, кул эшли. Әле дә исемдә, без Миша Забелов белән Якшино авылы янындагы басуда лобогрейка белән арыш урабыз. Ике утыргыч бар: берсе ат белән идарә итүчегә, икенчесе - ике япьле агач сәнәк белән агрегаттан урылган арышны төшерүчегә. Аны, картлар өйрәткәнчә, сак кына, ашлык коелмаслык итеп төшерү кирәк. Ә безнең арттан хатын-кызлар, кызлар урылган арышны көлтәләргә бәйләп баралар. Көлтәләрне чүмәләгә өяләр - алты-җиде көлтәне башакларын өскә каратып бастырып куялар. Аннан соң бер көлтәне бәйләгән җиреннән аскы ягын җилпәзә кебек тараталар һәм каплап куялар - ул чүмәләне эшләпә кебек каплап тора. Шулай иткәч яңгыр башакта калмый, көлтәләрдәге арыш иминлектә кала. Ә Якшино янында, басу читендә урын ургыч өчен бик җайсыз, шуңа күрә арышны урак белән урдылар - хәтта әбиләр дә чыкты. Тиз, җитез урдылар. Авылда көчле характерлы искиткеч кешеләр яши иде. Михнәтле сугыш елларында менә шул ярдәм итте дә инде.

    Дуня апа Ивлеваның сигез бала - дүрт малай һәм дүрт кызы бар иде. Өч улы - Николай, Александр һәм Алексей сугышка китте. Николай, минем өчтуган абыем һәм дустым һәлак булды. Александр сугыштан имгәнеп кайтты. Өченче улы Алексей сигез елдан (сугыш һәм аннан соң армия) соң гына әйләнеп кайтты. Дуня апа актив, эшчән хатын. Солдатлар өчен ике бармаклы махсус бияләйләр бәйләде, алай атарга уңай, ә туңган бармакларны йомарлап җылытып була. Ул бәйләгәндә үзеннән үзе сөйләшә, бер минутлап тынып кала һәм елый, бияләйгә күз яшьләре тама...

    Дуня апа Ивлева бер көндә 20-25 сутый арыш урды. Аның белән әнием дә - Шкудова Евдокия Сергеевна ура - көненә 15-20шәр сутый. Басуның бу читен урып бетергәнче һәр көн шулай. Исемдә, әни төшкә кайта, өйалдындагы агач идәнгә ава, эсселектән кулларын җәя, иң кызу чакта бер сәгать ял итеп ала. Чөнки арышны иелеп уралар - уң кулда урак, ә сул кул белән бер уч арышны кисү өчен тоталар... Ничек инде сәгатьләр буе эшләп арымыйсың? Ике сәгать ял иткәч тагын төнгә кадәр басуда.

    Урак өстендә безнең атлар чапкыч-лобогрейка тарталар. Лобогрейкада урганда атларның эсседә ничек эшләүләре күренә. Шул вакытта үзең дә ихтыярсыздан, алар эшнең мөһимлеген аңлыйлар ахры дип уйлыйсың. Алар өзлексез башларын чайкыйлар, койрыкларын болгыйлар - кан эчүче кигәвеннәр, озынборыннар, чебеннәрне куалар. Аларның ничек азаплануларын күреп кызганып та куясың. Төш турында бераз ял иткәндә аларны туарып, өстенә атланып Брыска елгасына барабыз, корсак астына кадәр суга керәбез, аларга су сибәбез. Алар рәхмәт йөзеннән тыныч кына торалар, пошкыралар.

    Ул елларда мин Лев Николаевич Толстойның "Холстомер" хикәясен укыган идем инде һәм атның кеше иминлеге өчен бөек хезмәте турындагы вакыйганы гомерем буена онытмадым. Барыгызга бу хикәяне укып чыгарга һәм эш аты язмышы турында уйланырга киңәш итәм. Без барыбыз, кешеләр дә атлар да җиңү өчен сугышка эшләдек: "Фронт һәм тыл бер", "Барысы фронт өчен. Барысы җиңү өчен".

    Сугыш елларында комсомолның Лаеш райкомы секретаре үткен кыз Антонина Васильевна Додосова иде. Минем абыем, Шкудов Алексей Николаевич аны җитәкче буларак яхшы белде. Ул үзе Чирпыда тыл хезмәтчәннәре, комсомол райкомы эшләре, спортны оештыру, ярышлар, чаңгы узышлары, Лаешның Веселой ерымында винтовкадан ату һәм башка йомышлар белән еш була иде. Ул авылларга җәяү, чаңгыда йөрде. Антонина Додосова соңрак педагогик фәннәр доторы, акдемик булды, аның хезмәтләре күп кенә илләрдә басылды. Мондый якташыбызны ничек җылы сүзләр белән искә алмыйсың инде. Абыем Додосованың бер төркем Лаеш спортчылары белән Казанга комсомол өлкә комитетына чаңгылар белән барулары һәм республика чаңгы ярышларында катнашулары турында сөйләгән иде. Аннан соң иң яхшы чаңгычыларны Мәскәүгә озаталар. Мин аның тыл хезмәтчәннәре турында истәлекләрен укыдым, мәсәлән, әтисе Федор белән тимерчелектә эшләп авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаган, атлар дагалаган Катя Водоватова турында. Соңрак Катяны трактор йөртергә өйрәтәләр. Ул һәм аның дусты Нюра Лукоянова тракторда эшлиләр - җир сукалыйлар, чәчәләр. Аннан комбайнга күчәләр.

    Урак өстендә һәм ашлык сугу җайланмасында иген сукканда барабаннан эшчеләргә талкышлар оча һәм күзләренә керә (ул чакта саклаучы күзлекләр булмый). Кешеләр моннан бик зыян күрәләр һәм тизрәк Дуня апа Ивлева янына ашыгалар, ул теле белән күздән чүпне чыгара. Минем үземә дә ике тапкыр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә туры килде. Беркайчан да аннан начар сүз ишетмәдем. Ул якты дөньяда 91 ел яшәде. Ә үзеннән бер яшькә өлкән ире Артамон 92 яшендә вафат булды. Артамонны озатырга туганнары җыелгач Дуня апа улы Александрга юу материалы бирә һәм болай ди: "Әтиеңне юу, аннан соң шуның белән үк мине дә юарсың". Александр аны тирги, янәсе, син нәрсә сөйлисең!!! Әмма Дуня апа шул ук кичтә вафат була. Аны ире белән бер көнне җирлиләр.

    Сугыш вакытында колхоз рәисе Фомичев Сергей Семенович була. Ул әле 1918-1919 елларда Гражданнар сугышында ук сугыша. Муены авыр яралана. Пуля шулай муенында кала да. Табиблар операция ясаудан баш тарталар: операция авыр һәм тормыш өчен куркыныч, диләр. Фомичев Ватан сугышы буена колхоз рәисе булып эшли. Мин аны яхшы хәтерлим - ул кырыс, таләпчән иде. Урып-сугу өстендә һәркөнне ат белән ашлык суккан җиргә килә. Ашлык сугу җайланмасының барабаны янына баса һәм барабанга көлтәләр биреп тора. Бер-ике сәгать эшли дә ярты сәгать ял итә, аннан соң тагын барабан янына. Эссе, тузан. Ашлык һәм талкышлар йөзгә бәрелә. Мин, үсмер егет, кызыксынып барабан янына басып карадым, тик озакка түгел - бик авыр хезмәт. Бервакыт ул ничектер мине, минем балачак дустым Миша Забеловны һәм бездән күпкә өлкән булмаган Вася абый Яшинны колхоз идарәсенә чакырды. Безне чиркәү янына алып килде, алтарь өстендә икенче каттагы ватык пыялага күрсәтте: "Төз ату буенча ярышкан малайлар ваткан". Безгә әлеге тәрәзәләргә такта кагарга кушты, чөнки эшләми торган гыйбадәтханәдә сакланучы яңа уңыш ашлыгын каргалар, чәүкәләр һәм башка кошлардан сакларга кирәк. Без складтан кадаклар, такталар, чүкечләр, саклагыч баулар алдык. Бау белән мине билдән бәйләделәр, икенче башын мин тәрәзә аша чиркәү эченә аттым - аның белән мине тотып тордылар. Шулай итеп мин тәрәзәгә такталар кактым. Сергей Фомичевның балалары дүртәү иде - ике ул һәм ике кыз. Аның улы Николай фронтта һәлак булды. Сергей Семенович озак вакыт безнең районның Богородское авылында да эшләде. Гомеренең соңгы елында мин аның белән Сухая Река поселогында очраштым. Ул вакытта аңа 70 яшь иде. Ул мине аракы белән сыйлады, әмма үзе бер тамчы да эчмәде - табиблар тыйган. Тиздән мин аның вафаты турында ишеттем.

    Сергей Фомичевның 1905 елгы энесе Бөек Ватан сугышы дәвамында сугышкан. Өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Сергей һәм Павел минем икетуган абыйларым.

    Иван Николаевич Шкудов сөйләвен Людмила Никифорова язып алды.

    Дәвамын алдагы саннарда укыгыз.

    Регина Нурмөхәммәтова рәсеме.

    Теги: undefined
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: