Кама ягы
  • Рус Тат
  • Изге урын рәнҗетелгән

    Аллаһ һәр кешегә үзе күтәрә алганны гына бирә. Бу җаныбызны мәңгелеккә саклау өчен кирәк. Ташкирмән авылында яшәүчеләр өлешенә зур сынау туры килде. Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кириллның Лаеш районына визиты алдыннан һәм Питрау көнендә авылга керү урынына табыну өчен кач урнаштырдылар. -Дин тотучылар белән изге эш кылырга теләдек -...

    Аллаһ һәр кешегә үзе күтәрә алганны гына бирә. Бу җаныбызны мәңгелеккә саклау өчен кирәк. Ташкирмән авылында яшәүчеләр өлешенә зур сынау туры килде. Мәскәү һәм бар Россия патриархы Кириллның Лаеш районына визиты алдыннан һәм Питрау көнендә авылга керү урынына табыну өчен кач урнаштырдылар.

    -Дин тотучылар белән изге эш кылырга теләдек - явыз көчләрдән саклаучы калкан булдырырга иде исәбебез, - дип сөйли Казан изге Гурий гыйбадәтханәсе настоятеле иерей Виталий Беляев, - әмма безнең кач бер тәүлек кенә торды, аны кисеп аудардылар...

    Виталий атакай авыр сулап куйды. Аны аңлап була. Кач хәйрияче, шушы авылда ук яшәгән эшмәкәр акчаларына ясалган. Дин тотучылар да көчләреннән килгәнчә ярдәм иткәннәр. Бу эшне яздан ук уйлаганнар, халык белән киңәшкәннәр. Һәм шундый вәхшилек! Чын-чынлап мәсхәрәләү бу, ышану символын хурлауны әхлаксызлык буенча Коткаручы Гайсә гыйбадәтханәсендә шау-шулы панк-молеб төркеме кызлары чыгышы белән генә чагыштырып була. Быел тагын бер баш китәрлек очрак булды - районның бер мөселман мәхәлләсеннән сәдака җыю өчен куелган тартма урланды. Әмма бу аруландырылган качны җимерү белән чагыштырганда "чүп" кенә.

    Яңалык санаулы сәгать эчендә бар республикага таралды. Ул гына да түгел әле. Кайбер матбугат чаралары моны сәясәткә бәйләргә маташты. Чөнки качны аудару эшенә, соңыннан ачыкланганча, җирле Совет депутатларының берсе җитәкчелек итә. Гаепле кеше тоткарлана, вәхшилек очрагы буенча (РФ ҖКның 214 маддәсе) җинаять эше кузгатыла. Акылы камил кеше күзлегеннән караганда бу аңлатып булмаган гамәлнең сәбәбе нәрсәдә соң? Депутат, ул хуҗалык җитәкчесе дә, вакыйганы болай дип аңлатты,"корылма коточкыч, ямьсез... бу мәсьәләне минем белән бер кеше дә хәл итмәде..."

    Моның асылы белән танышу йөзеннән авыл халкы фикерен белү өчен без алар белән очраштык. Елена Николаевна, хезмәткәр, табыну качы урнаштыру турында күптәннән белүен әйтте. Кач куелу буенча авыл кибетендә Ташкирмән кешеләре имзалары булган кәгазь битләр булган. Сергей, 27 яшьлек егет, без килгәндә көймәсен тәртипкә китерә иде: - Мин безнең авыл халкының барысы кебек чукындырылган. Әлегә минем үз гаиләм юк. Әмма бу очрак - яшьләр, үсеп килүче буын өчен начар үрнәк. Кач торсын иде, ул бер кешегә дә комачау итми бит. Димәк, кем нәрсә тели шуны эшли булып чыгамы?!

    Валентина Владимировна, мәдәният хезмәткәре: - Безнең авылны бар Россиягә "таныттылар". Хәтер кала. Барыбыз җыелып тантаналы төстә ачу кирәк иде дә бит. Чөнки ул һәйкәл әле искиткеч оста тимерченең өч ай хезмәте дә. Аның эшләре районның күп авылларын бизәп тора.

    Проблеманың тамыры нәрсәдә, җирле хакимият моңа ничек карый? Виктор Кормачев, җирлек башлыгы: - Монда бернинди сәяси яки конфессияара, милләтара проблема юк. Үзебез яшәгән дәүләт законнарын саклау гына кирәк. Ә монда "чалгы ташка тиде". Качны урнаштырганчы закон таләпләрен үтәү сорала: һәйкәл өчен җир бүлү, эскизны һәм схемаларны епархиядә раслау, башкарма комитетның архитектура бүлеге белән килештерү. Ниһаять, гражданнар җыены үткәрү һәм хуплау алу. Табыну качын кунаклар чакырып бәйрәмчә ачу. Ә моның урынына - шундый җәнҗал...

    Тикшерү эшләре бара. Гаеплеләр җәзасын алыр, әлбәттә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: