Кама ягы
  • Рус Тат
  • Каравонга иркен юл!

    Лаеш җире данлыклы традицияләре һәм талантлы кешеләре белән бай. Халык тарафыннан кадерләп сакланган искиткеч "Каравон" бәйрәме безгә гасырлар тирәнлегеннән килеп җиткән. Ул изге Николай хөрмәтенә Никольскийның авыл бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм "Никола"да, 22 майда үткәрелгән. Югары рухи эчтәлек белән баетылган, җырлар һәм такмаклар, шаяртуларга юмарт буларак, ул чын мәгънәсендә...

    Лаеш җире данлыклы традицияләре һәм талантлы кешеләре белән бай. Халык тарафыннан кадерләп сакланган искиткеч "Каравон" бәйрәме безгә гасырлар тирәнлегеннән килеп җиткән. Ул изге Николай хөрмәтенә Никольскийның авыл бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм "Никола"да, 22 майда үткәрелгән. Югары рухи эчтәлек белән баетылган, җырлар һәм такмаклар, шаяртуларга юмарт буларак, ул чын мәгънәсендә халыкныкы булган, авылдашларны зур һәм тату әйлән-бәйләнгә - Каравонга берләштергән.

    Әлеге зур әйлән-бәйләнне язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң, "кояш буенча", аерым каравон адымы белән үтәләр, әйтерсең дә бар авылны, басу-кырларны, болын һәм урманнарны кочалар. Бу бәйрәмдә нәрсәдер мәҗүсилекне, кояш культына, уңдырышлы җир-анага табынуны хәтерләткән. Еллар үтә, авыл бәйрәме тарихта кала, әмма халык хәтере исән. Җырлар, хикәятләр, рус милли сарафаннары һәм кокошниклары буыннан буынга, гаиләдән гаиләгә тапшырыла, ә оста куллар халык һөнәрчелеге серләре белән уртаклашалар.

    Никольскийда Каравонны яңарту идеясе Трусовлар гаиләсендә туа. Алар Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаганнан соң авылда мәдәниятне күтәрергә җибәреләләр. Район хакимиятенең турыдан-туры катнашында 23 ел элек яңадан торгызылган бәйрәм бик уңышлы килеп чыга, бар районнан фольклор сөючеләрне җыя.

    Бу еллар эчендә Каравон киңәя, аның палитрасы рухи һәм жанр ягыннан баетыла, "осталар шәһәрләре" тулы бер һөнәрчелек бистәсенә әйләнеп ачык буяулар белән балкый. Каравонга Россиянең барлык почмакларыннан килүче иҗат коллективлары күпсанлырак һәм кызыклырак була бара. Асылда, бәйрәм күптән үзенең статусын алыштырып, халыкара әһәмияттәге рус фольклоры фестиваленә әйләнде. Каравонның мактаулы кунаклары арасында республика лидерлары, халык сайлаган депутатлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган артистлар һәм рәссамнар бар. Каравон мәйданчыгында чыгыш ясау хокукы өчен иҗат коллективлары кайчак ярашалар да хәтта.

    Быел яраткан Каравон 23 майда була. 11 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Россиядә Әдәбият елына багышланган театральләштерелгән кереш өлеше башлана. Дүрт сәхнә мәйданчыгында чыгыш ясау өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 130 дан артык фольклор коллектив теркәлгән. Бәйрәмгә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов килү көтелә. Ул башта Каипыда мәдәният йорты ачу тантанасында катнашачак, аннан соң Каравонга кушылачак.

    Фестивальдә катнашучы популяр башкаручылар арасында "Славянские напевы" һәм Надежда Кадышева җитәкчелегендәге "Золотое кольцо" ансамбльләре бар.

    Лаешта яшәүчеләр өчен Каравон мәйданчыгына автобус марштрутлары оештырылачак. Алар Лаештан район мәдәният йорты яныннан 8 сәгатьтә, Никольскийдан 17 сәгатьтә китәчәк. Теләге булган һәркем әлеге искиткеч фольклор фестиваленә килә һәм тыныч күк йөзенә, язгы кәефкә һәм Табигать-ананың иҗади көченә шатланып "кояш буенча" үтә ала.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: