Кама ягы
  • Рус Тат
  • Карт бабамның сугышчан юлы

    Укучыларыбыз безнең газетаның Бөек Җиңү юбилеена багышланган “Бабай, мин сине хәтерлим!” проектын хупладылар. Без бүген Казан шәһәре Совет районы 144нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбяты укытучысы Ландыш Миңнуллина хатын бастырабыз.

    Сугыш елларында үлем кәгазе һәр гаиләгә диярлек килгән. Мондый хәбәр карт әбиебез Мәдинә йортын да читләтеп үтмәгән. Карт бабам Гатиятуллин Габдрахман Гатиятулла улы (1903-1941) 1941 елның августында Яушыйк авылыннан сугышка киткән. Без карт бабабызның сугышчан юлы турында һәм аның кайда җирләнүен белмәдек. Ике ел элек эзләү эшләрен башладык. Мин һәм әнием Гаязова Әлфинур Исәгыйль кызы аның сугышчан юлын өйрәнү өчен эзлү эшләре башладык. Карт бабабызның җирләнгән урынын ачыклау өчен Тверь өлкәсе Калинин районы хәрби комиссариатына һәм Медновский авыл җирлеге башлыгына үтенеч белән мөрәҗәгать иттек. Аны раслаучы җавап алдык: 174нче укчылар дивизиясенең 1941 ел 29 декабрдәге 1941 елның 10 декабреннән 20 сенә кадәрге чордагы югалтулар исемлегендә минем бабам һәлак булучылар арасында. Кызганычка каршы, аның исеме хәрбиләр каберендәге мемориаль плитәләрдә язылмаган. Сугыштан соңгы елларда аны яңадан Волынцево авылына җирлиләр. Бездә Гатиятуллин Габдрахман Гатиятулла исемен мәңгеләштерү турында үтенеч язуының күчермәсе бар. Безне Җиңү көнен бәйрәм итүгә чакырдылар. Бу юбилей елында без үзебезнең изге бурычны үтәрбез һәм карт бабабыз сугышкан һәм һәлак булган урыннарга барырбыз дип өметләнәм. Ул онытылмый! Әмма бу инде икенче вакыйга...

    Яушыйктан 107 кеше сугышка алына. 56сы гына әйләнеп кайта, 51е яу кырында ятып кала. Һәлак булучылар арасында минем карт бабам да бар.

    Ул сугышка киткәндә авылдан алты кешене озаталар. Аларны башта Лаеш хәрби комиссариатына җыялар. Аннан Казанга, вагоннарга төяп начар яктан телгә кергән Суслонгер лагерына озаталар.  Монда алар ике айга якын ярымач хәлдә землянкаларда яшиләр. Кыен шартларда агач кисәләр, шул ук вакытта корал белән эш итәргә өйрәнәләр. Карт әбием Мәдинә ире янына берничә мәртәбә бара. Аңа азык-төлек, кием-салым алып бара.

    Карт бабам Мәскәү өчен барган һөҗүмнәрдә катнашкан. 1941 елның 15 декабрендә һәлак булган. Әмма аның һәлак булуы турында туганнары 1942 елның февралендә, үлем кәгазе килгәч кенә беләләр.Шулай итеп өч кыз әтисез, ә карт әбием – ирсез кала. Менә 78 ел инде үлем кәгазе күчермәсе бездә саклана. Карт бабам Медновский районы Рождество авылында җирләнгән. Бу хакта Хәтер Китабыннан (Казан, 1966 ел, 76 бит) укырга була.

    Без карт бабабыз сугышкан укчылар дивизиясе турында шактый мәгьлүмат таптык. Кызганычка каршы, бу каты сугышларда минем карт бабамның гомере өзелгән. Бу сугышчының героик, әмма бик кыска юлы...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: