Кама ягы
  • Рус Тат
  • Ипотеканы туктатырга онытмагыз

    Күчемсез милек объектлары, мөгаен, иң кыйммәтле сатып алу объектларыдыр. Шуңа күрә квартир сатып алганда еш кына ипотека кредиты алу өчен банкка мөрәҗәгать итәләр, ә кайчак сатучылар белән ваклап түләү турында килешәләр. Күрсәтелгән очракларда квартирга хокукны теркәү белән бер үк вакытта закон тәртибендә барлыкка килүче залог (ипотека) та теркәлә. Алга таба...

    Күчемсез милек объектлары, мөгаен, иң кыйммәтле сатып алу объектларыдыр. Шуңа күрә квартир сатып алганда еш кына ипотека кредиты алу өчен банкка мөрәҗәгать итәләр, ә кайчак сатучылар белән ваклап түләү турында килешәләр. Күрсәтелгән очракларда квартирга хокукны теркәү белән бер үк вакытта закон тәртибендә барлыкка килүче залог (ипотека) та теркәлә. Алга таба залог турында язманы һичшиксез туктатырга кирәк. Моның өчен квартир сатып алучыга банк яки сатучы белән исәп-хисапны өзәргә генә түгел, ә алар белән бергәләп ипотека турында язманы туктату турында гариза белән Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ипотека турында Законның 25 маддәсенә ярашлы төстә, залог турында язманы туктату турында гариза белән бер як кына да мөрәҗәгать итә ала, ләкин ул залог тотучының залог белән тәэмин ителгән бурычны тулы күләмдә үтәү турындагы билгесе булган закладнойның төп нөсхәсен тапшырырга тиеш.

    Әмма практикада мондый очраклар да аз түгел: сатып алучы сатучы белән тулысынча исәп-хисап ясаганнан соң барлык бурычлар да үтәлгән һәм ул күчемсез милекнең тулы хокуклы хуҗасы дип уйлый. Әмма формаль төстә квартирга залог гамәлдә булуын дәвам итә һәм залог турында язманы туктату турында үз вакытында кайгыртмаган квартир сатып алучы киләчәктә квартирны сата алмаячак. Кайчак мондый тоткарлык сатучыны табу мөмкин булмауга яки, тагын да начаррагы, аның инде үлгән булуына китерә.

    Мондый очракта бердәнбер чыгу юлы - залог тәэмин иткән бурычларны үтәү белән бәйле төстә ипотеканы бетерү турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать итү.

    Кагыйдә буларак, судлар мондый дәгъваларны канәгатьләндерә, әмма килешү яклары белән исәп-хисап тулы күләмдә башкарылу шарты белән, ә бу өстәмә дәлилләр табуны таләп итә.

    Күргәнегезчә, сатып алучы мондый катлаулы һәм четерекле юлдан үтмәскә дә мөмкин. Моның өчен аңа сатучы белән бергә үз вакытында, тулы исәп-хисаптан соң ук ипотеканы каплау турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: