Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кешеләр күңелендә эз калдыру

    Хәзер, без яшәгән гади булмаган чорда, теге яки бу массакүләм чарага иганә ярдәме күрсәтергә риза кешеләр күп түгел. Ярдәм сораганда кире бормаганнарга хөрмәт арта гына. Гомәр Насыйбуллин шундыйларның берсе. Ул Лаеш балалар йортында тәрбияләнгән. Бала чагы үткән урында еш була. Сагынып кына килми: бина түбәсен ябарга, матди ярдәм күрсәтергә, балалар...

    Хәзер, без яшәгән гади булмаган чорда, теге яки бу массакүләм чарага иганә ярдәме күрсәтергә риза кешеләр күп түгел. Ярдәм сораганда кире бормаганнарга хөрмәт арта гына.

    Гомәр Насыйбуллин шундыйларның берсе. Ул Лаеш балалар йортында тәрбияләнгән. Бала чагы үткән урында еш була. Сагынып кына килми: бина түбәсен ябарга, матди ярдәм күрсәтергә, балалар белән төрле темаларга әңгәмә корырга.

    Шәфкатьлелек ордены белән дә элемтәләре шактыйдан.

    -Гомәр Нуруллович бер вакытта да безнең үтенечтән баш тартмады, ә без төрле бәйгеләр, кичәләр, фестивальләрне күп үткәрәбез, - дип рәхмәтләрен белдерә иганәчегә Зөһрә Лезина.

    Татарстан чикләреннән читтә булса да Гомәр Насыйбуллин кешеләргә ярдәм итү җаен таба. Безнең очракта да шулай булды, газета редакциясе аңа "Камская новь"- "Кама ягы" газетасы кубогына шахмат турниры иганәчеләре арасына керүен сорап мөрәҗәгать итте.

    -Мин хәзер Мәскәүдә. Карточкагызның номерын әйтегез - аңа акча күчерермен, - дигән сүзләр яңгырады чыбыкның теге башында.

    "Яшергән әйбер - югала, Синең биргәнең - анысы синеке" - бөек Фирдәүси сүзләре янәшәдәгеләргә ярдәм итүчеләрнең принцибына әйләнә бара. Моның нинди сумма булуы мөһим түгел. Изге эшләр көнендә авыру бала өчен 50 сум җибәрәсезме яки мәчет, чиркәү ремонтлау өчен бирәсезме. Мөһиме, сез кешеләр күңелендә эз калдырасыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: