Кама ягы
  • Рус Тат
  • Киләчәк уңыш сагында

    Республикада декабрь аенда температура -25 градуска кадәр салкын һава торышы урнашты.

    Уҗым культуралары кар капламы астында кышкы йокы хәлендә. Кышкы чорда аларны шактый куркынычлар көтә. Аларны кышлату шартларына күп факторлар йогынты ясый, һәм аларның берсе - кар катламының биеклеге.

     

    Кар туфракны һәм аның астында булган үсемлекләрне көчле суыктан һәм температураның кискен тирбәлешләреннән саклый. Әмма кар, гадәттә, кырга тигез ятмый, бигрәк тә кыш башында. Мәсәлән, кар катламының уртача биеклеге 10 см булса, кырның 20%тан артык мәйданында кар катламы 5 сантиметрдан ким була. Идел буенда күп санлы тәҗрибәләр чәчүлекләрне туңудан саклау өчен 20-25 сантиметрлы кар катламы җитүен күрсәтте. Өч ункөнлектән артык рәттән торучы көчле салкыннар аз карлы кышта шактый зыян китерәләр һәм уҗым культураларының акрынлап һәлак булуына китерәләр. Әмма барлык үсемлекләргә дә температура бер үк төрле йогынты ясамый. Кайберәүләр салкынны үзләренә зыян китермичә кичерәләр.

     

    Кар күп булган һәм җылы кышларда көзге шытымнар көпшәк кар катламы астында сулавын һәм үсүен дәвам итә. Ә һава җитмәүдән алар тончыга һәм үләләр. Һәм яз көне ачык яшел үсемлекләр урынына черегән үсемлекле кара туфрак килеп чыга. Аграрийлар мондый урыннарга сабан культуралары чәчәләр.

     

    Димәк, көзге культураларны кышлатуның нәтиҗәсе һава температурасы торышына һәм кар катламының биеклегенә бәйле. Үсемлекләрнең тормыш эшчәнлеге көчәя барган җылы вакытта, туңган туфрак өслегендә боз катламы барлыкка килә, ул уҗым культураларына зыян яки аларның үлүенә китерергә мөмкин.

     

    Көзге культураларны тикшергәндә аларның тышкы кыяфәте һәрвакытта да уңышның кире кайтаргысыз югалуын аңлатмый. Әгәр үсемлекләрнең тамыр системасына туфрак өслегеннән якынча 3 см тирәнлектә зыян килмәсә, алар әле яшәрергә мөмкин. Туфракта 2,5-3 см тирәнлектә, ягъни куаклану төененең урнашу дәрәҗәсендә температура -18 градустан түбәнрәк икән, бу бик куркыныч санала.

     

    Температура йогынтысыннан тыш, уҗым культураларының исән калуы үсемлекләрдә, бигрәк тә яфракларда булган шикәр күләменә дә бәйле. Кышлау чорында үсемлекләр өчен иң кулай шикәр күләме 25% һәм аннан да күбрәк санала. Уҗым культуралары үсә барган саен, үсемлекләрдә шикәр микъдары кими һәм алар туңуга күбрәк бирешә. Уҗым культураларын соңрак чәчкәндә, үсемлекләрдә шикәр микъдары күбрәк була, шуңа бәйле рәвештә алар кышлатуга да түземрәк. Әмма, чәчүлекләрдә шикәр микъдарының мөһимлеген исәпкә алып, уҗымнарны чәчүне озакка сузарга ярамый, чөнки кышкы тынычлык чорында үсемлекләр үсеше фазасы да мөһим. Илебез белгечләре өч-дүрт яфрак үсүен оптималь фаза дип саный.

     

    Кышкы чорда Россельхозцентрның ТР буенча филиалының районара һәм район бүлекләре белгечләре хуҗалыклар басуларына даими рәвештә чыгалар һәм көзге бөртекле культуралар чәчүлекләрендә тычкан сыман кимерүчеләрнең күплеген, кар катламының биеклеген, боз катламы булуын, көзге һәм күпьеллык үләннәрнең куаклану төене тирәнлегендә туфрак температурасын тикшерәләр.

    Татарстанда уздырылган көзге культуралар мониторингы кырларның кар белән каплануы 100% тәшкил итүен күрсәтте. Аларда боз катламы юк. Лаеш районында кар катламының биеклеге - 10-14 см, туңу тирәнлеге - 20-22 см, куаклану төенендә туфрак температурасы -5-5,5 градус, тычкан сыман кимерүчеләр саны гектарына 6-7 өн тәшкил итә.

     

    Чәчүлекләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре хуҗалыкларга киңәшләр бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: