Кама ягы
  • Рус Тат
  • Киләчәккә – хыяллар белән

    Татарстанда беренче сентябрь алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. Быел ул "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында "Киләчәккә - хыяллар белән" девизы астында старт алды. Людмила НИКИФОРОВА Автор фотосы Безнең районда 114 булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәттеләр. Беренчеләрдән булып бүләкләрне Лаеш балалары алды. Матур итеп киенгән һәм бераз...

    Татарстанда беренче сентябрь алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. Быел ул "Татарстан командасы" иҗтимагый инициативасы кысаларында "Киләчәккә - хыяллар белән" девизы астында старт алды.

    Людмила НИКИФОРОВА

    Автор фотосы

    Безнең районда 114 булачак беренче сыйныф укучысына ярдәм күрсәттеләр. Беренчеләрдән булып бүләкләрне Лаеш балалары алды. Матур итеп киенгән һәм бераз гына каушаган балалар Лаешның сәнгать мәктәбе залын тутырдылар.

    Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев булачак беренче сыйныф укучыларын якынлашучы Белем көне белән котлады.

    -Сез "яхшы" һәм "бик яхшы"га гына укыячаксыз, - дип ышаныч белдерде Михаил Владимирович. - Булачак беренче сыйныф укучылары чыннан да яхшы сыйфатлы бүләкләр алалар: мәктәп кирәк-яраклары белән ранец, спорт формасы, кроссовкалар, тимераяклар. Малайлар - хоккей кәшәкәләре, ә кызлар - бадминтон өчен ракеткалар.

    Бу акциянең никадәр мөһим булуын аңлар өчен балаларның бәхетле йөзен күрергә кирәк иде. Әти-әниләр дә рәхмәтле. Булачак беренче сыйныф укучысының әтисе Рөстәм Мәннапов ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде:

    -Игелекле кешеләр аркасында балалар шактый саллы ярдәм алды. Бу акциядән читтә калмаган бар кешегә: район башлыгы Михаил Афанасьевка, башкарма комитет җитәкчесе Михаил Фадеевка, оешмалар, учреждениеләр хезмәткәрләре һәм җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәт. Беренче сентябрь безнең балалар өчен чын бәйрәм булачак.

    Балаларның янып торган күзләреннән дә мөһимрәк нәрсә бар? Яңа укучылар мавыктыргыч Белем дөньясына юнәләләр. Хәерле юл сезгә!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: