Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Кирпеч урынына – шешәләр яки үз кулларың белән эшләнгән зур парник

Олы Кабан авылында яшәүче Альберт Кольцов - гаҗәеп һәм күп нәрсәләр белгән кеше. Китаплар яза, өлкән яшьтә булуына карамастан, спорт белән актив шөгыльләнә. Ә ул бакчасында үз конструкциясе буенча үзенчәлекле корылма ясаган. Альберт Миронович пыяла шешәләрдән беренче парнигын 1993 елда ук ясаган. Зур корылма (7,5м.га 4,5 метр) алты ел хезмәт...

Олы Кабан авылында яшәүче Альберт Кольцов - гаҗәеп һәм күп нәрсәләр белгән кеше. Китаплар яза, өлкән яшьтә булуына карамастан, спорт белән актив шөгыльләнә. Ә ул бакчасында үз конструкциясе буенча үзенчәлекле корылма ясаган.

Альберт Миронович пыяла шешәләрдән беренче парнигын 1993 елда ук ясаган. Зур корылма (7,5м.га 4,5 метр) алты ел хезмәт иткән. Ә аннан соң аны сүтәргә мәҗбүр булганнар.

-Түбәне стенага тоташтырган урынга гел яңгыр үтте, - дип сөйли оста. - Һәм агач балкалар чери һәм җимерелә башлады. Ул парникны әйбәтләп сүттек: нигезе калды, ә шешәләрне чистарттык, юдык һәм киптердек, чөнки аларны яңадан кулланырга булдык.

Төзү эшләрендә Альберт Кольцовка дусты - эретеп ябыштыручы Владимир Баранов булышкан.

-Иң элек аерым торучы 38Х38 см.лы һәм биеклеге 2 метр булган кирпеч баганалар күтәрдек, - дип аңлата Альберт Миронович. - Аларның арасы - 150 см. Һәр багана диаметры 4 мм булган челтәр белән армирланды. Цемент, елга комыннан (2:10 нисбәтендә) һәм судан измә ясадык. Консистенцияне саклау мөһим, алай булмаса сыек измә шешәләр арасыннан агып чыга. Файдаланган шешәләрне санадык - алар 3326 булып чыкты. Көньяктан һәм көнбатыш яктан тәрәзәләр куйдык: кышлый аларны ачып куйганда кар тигез каплам белән ята.

Стеналарны шактый тиз күтәрдек. Ә эшнең иң мәшәкатьлесе алда иде - бу түбә беркетү.

-Иске парник бер кыеклы иде, ә яңасын ике кыеклы итәргә уйладык, - дип сөйли Альберт Кольцов. - Без Владимир белән кирпеч баганаларга диаметры 8 мм.лы катанка ярдәмендә 12нче номерлы швеллердан бәпкәләр нигезен беркеттек. Бәпкәләрне 80Х40Х4 мм үлчәмле квадрат тимер торбалардан эшләдек. Аларны ясау өчен шаблоннарны үзебез уйлап таптык. Түбә ябу материалы сыйфатында поликарбонат файдаландык. Су агу проблемасын да хәл иттек: цинклы калайдан улаклар ясадык, аларны алдан әзерләнгән, катанкадан ясалган асылмаларга беркеттек.

Менә ничә ел инде гаҗәп парник үз хуҗаларын сөендерә. Альберт Кольцов анда кыяр, помидор һәм борыч үстерә. Бакчачылык - күп эш таләп итә. Ел саен 1 квадрат метрга 15-20 килограмм черемә кертергә кирәк. Ә корылманың гомуми мәйданы - 33,75 кв.м.

Әмма көч кую бушка түгел. Альберт Кольцов сүзләре буенча, помидорлар октябрь азагына кадәр үсә. Көндезләрен, аеруча җәй көне, шешә стена җылы һава туплый. Ә салкынайткач җылы парникка чыга. Шулай итеп, үсемлекләр температура стрессы кичермиләр. Өстәвенә, мондый конструкция төзелеш материалларын янга калдыру мөмкинлеге бирә.

-Ике шешә бер кирпечне алыштыра, - дип исәпләгән оста. - Ә бер шешә миңа 20 тиенгә төште, шул ук вакытта бер кирпеч 8 сум иде. Нәитҗәдә бу эштә мин 13 мең сумнан артык акча экономияләдем. Төзелеш үз бәясен алты елда аклады. Безнең табында һәрчак яңа өзгән чын уңыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район