Кама ягы
  • Рус Тат
  • Комлы Ковали мәктәбенә 145 ел

    Кайчандыр мин укыган һәм анда инде 30 ел эшләгән туган мәктәбемә быел 145 ел була. Аның тарихы авылда земство мәктәбе ачылган 1871 елдан килә. Беренче укытучыларның берсе - Казан гимназиясен тәмамлаган Татьяна Васильевна Башкирова (1892 -1917). 1923 елда, мәктәпкә йөрү мәҗбүри, ә уку түләүсезгә әйләнгәч, күл буенда башлангыч мәктәпнең үз...

    Кайчандыр мин укыган һәм анда инде 30 ел эшләгән туган мәктәбемә быел 145 ел була. Аның тарихы авылда земство мәктәбе ачылган 1871 елдан килә.

    Беренче укытучыларның берсе - Казан гимназиясен тәмамлаган Татьяна Васильевна Башкирова (1892 -1917). 1923 елда, мәктәпкә йөрү мәҗбүри, ә уку түләүсезгә әйләнгәч, күл буенда башлангыч мәктәпнең үз бинасы төзелә. 1951 елда аны җиде еллык итеп үзгәртәләр. Ике сменада шөгыльләнәләр. 114 кеше укый - Комлы Ковалидан, якындагы Вороновка авылыннан, Казанның "Татваленка" һәм "Спартак" предприятиеләренең ярдәмче хуҗалыкларыннан.

    1953 елда мәктәп бинасын авылга күчерәләр. Шул елларда укыган укучылар хатирәләре буенча, 50 нче елларда фәннәр буенча олимпиадалар, укучылар конференцияләре, китап күргәзмәләре үткәрелә башлый. Юннатлар эше, туган якны өйрәнү үсеш ала. Пионер дружинасына Советлар Союзының герой пионеры Валя Котик исеме бирелә.

    1960 елда озак елларга директор булып Виктор Алексеевич Коршунов эшли башлый - инициативалы, эшлекле һәм аруны белмәс кеше. Комлы Ковали мәктәбе районда иң яхшыларның берсенә әйләнсен өчен ул күп нәрсә эшли. Лаеш район Советы башкарма комитеты карары белән элекке милиция бинасын "класс бүлмәләрен киңәйтү өчен" мәктәпкә тапшыруга ирешә. Виктор Алексеевич яңа башлангыч мәктәп төзү өчен күп көч куя. Ул беренче укучыларын 1963 елда кабул итә. Монда уку өчен уңайлы шартлар булдырыла.

    1972 елда якты класслары һәм иркен рекреацияләре булган, үзәкләштерелгән җылыту системалы ике катлы яңа кирпеч бинада сигезьеллык мәктәп ачыла. Сүз уңаеннан, районда беренче типовой мәктәп. 1981 елда урта белем алган беренче чыгарылыш сыйныф укучылары чыга. 2012 елда үткәрелгән ремонттан соң мәктәп шактый яңарды.

    Шулай итеп, безнең уртак йортыбыз елдан-ел үсә һәм алга бара. Монда элекке директорлар Борис Федорович Бовин, Любовь Николаевна Павлова, Александр Павлович Данилов, Петр Апполонович Петров, Фаик Абдулла улы Хәсәнов, Альбина Валентиновна Коршунова, Кузьма Андреевич Лобичев, Виктор Алексеевич Коршунов, Ираида Павловна Воронина, Валентина Ивановна Кузнецова, Надежда Сергеевна Гыйләҗетдинова, Валентина Леонидовна Данилованың һәм хәзерге мәктәп директоры Нинель Борисовна Минһаҗеваның хезмәте зур.

    Безнең мәктәптә Комлы Ковали, Габишево, Вороновка, Матюшино, Петровский поселогы балалары укыды. Ә узган ел әти-әниләре Украинадан күчеп китәргә мәҗбүр булган 28 бала килде. Бөек Ватан сугышы елларында да безнең авыл оккупацияләнгән Украинадан килгән качакларны ачык йөз белән каршылаган.

    Мәктәпне тәмамлаучылар арасында хәрбиләр, инженерлар, табиблар, укытучылар, эшмәкәрләр - төрле һөнәр вәкилләре һәм яхшы, тәрбияле кешеләр бар.

    Бүген дә "Комлы Ковали урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБОУ үсеш юлында. Ул яшәвен һәм эшләвен дәвам итә. Тукталмыйча мәктәп тормышы кайный; мәктәп берләшмәсе бәхәсләшә, яңаны ача, ялгыша, омтыла, яңа биеклекләргә ирешә; укытучылар һәм укучыларның бер буынын икенчесе алыштыра, ләкин хезмәттәшлек һәм үзара ярдәм рухы - мәктәпнең төп состав өлеше үзгәрешсез кала, ул укытучылар, укучылар һәм аларның әти-әниләре коллективы тарафыннан формалаша.

    Комлы Ковали урта мәктәбенең иң өлкән укытучылары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: