Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Коткаручылар адашкан балыкчыларга ярдәмгә килде

Яңа ел каникулларында ГИМС инспекторлары Куйбышев сусаклагычында бозда адашкан балыкчыларга ике тапкыр ярдәм итте. Ике вакыйга да охшаш сценарий буенча килеп чыга. Ике ир-ат снегоходларда ярдан ераккарак боз өстендә балык тотарга керәләр. Шактый ерак кергәч алар ориентирны югалталар һәм берничә сәгать дәвамында кире кайтыр юлны эзлиләр, әмма файдасызга. Беренче тапкырында...

Яңа ел каникулларында ГИМС инспекторлары Куйбышев сусаклагычында бозда адашкан балыкчыларга ике тапкыр ярдәм итте.

Ике вакыйга да охшаш сценарий буенча килеп чыга. Ике ир-ат снегоходларда ярдан ераккарак боз өстендә балык тотарга керәләр. Шактый ерак кергәч алар ориентирны югалталар һәм берничә сәгать дәвамында кире кайтыр юлны эзлиләр, әмма файдасызга. Беренче тапкырында кешеләр коры җирдән өч километр ераклыкта адашалар, икенчесендә - Куйбышев сусаклагычын аркылы кичәләр диярлек һәм каршы як ярга якын җиргә барып чыгалар. Ике тапкырында да коткаручылар оператив эш итәләр һәм зыян күрүчеләрне куркыныч хәлдән коткаралар. Балыкчыларга медицина ярдәме таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район