Кама ягы
  • Рус Тат
  • Котырган төлке тешләүдән кешеләр зыян күргән

    Урман кунагы беркемгә күренмичә Рождествено утарларының берсенә ничек үтеп керә алган - билгеле түгел. Әмма иртән хуҗалар эт белән мәченең үз-үзләрен тотуларында сәерлек сизәләр. -Төлкене әни күргән. Ул ишегалдында иркенләп йөри торган булган. Олы яшьтәге хатын-кызны күргәч баскыч астына кереп качкан, - дип сөйли Татьяна. - Әни миңа эшкә шалтыратты...

    Урман кунагы беркемгә күренмичә Рождествено утарларының берсенә ничек үтеп керә алган - билгеле түгел. Әмма иртән хуҗалар эт белән мәченең үз-үзләрен тотуларында сәерлек сизәләр.

    -Төлкене әни күргән. Ул ишегалдында иркенләп йөри торган булган. Олы яшьтәге хатын-кызны күргәч баскыч астына кереп качкан, - дип сөйли Татьяна. - Әни миңа эшкә шалтыратты һәм баскыч астында төлке күргәнен хәбәр итте. Мин аңа өйдән чыкмаска куштым, ә үзем егерьгә шалтыраттым. Төлкене атып алдылар, хайваннарыбызга шул ук көнне котырудан прививка ясадылар.

    Тагын бер көтелмәгән кунак Орелда пәйда була. Ярсыган хайван ике өлкән кешене, бер баланы һәм этне тешли. Ашыгыч төстә җыелган ветеринария һәм полиция хезмәткәрләре, ау белгечләре һәм егерьләр котыру белән авыручы төлкене тота алмыйлар. Төлке тешләгән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтелә - котыруга каршы прививка ясала. Этне атып үтерәләр һәм инструкциягә ярашлы төстә утильләштерәләр.

    -Әлеге хәлдән соң ике көннән Орелда өй хайваннарына вакцина ясадылар, - дип хәбәр итте Орел авыл җирлеге башлыгы Валентина Фетилина. - Бөтен җирдә котыру һәм аны профилактикалау турында белешмәләр элделәр. Поселокта егерь дежур тора, ул шикле хайваннар күренгәндә кешеләр чакыруына бара.

    -Котыруга каршы үз вакытында ясалган прививкалар авыру куркынычын сизелерлек киметә, - дип билгеләп үтә Лаеш районы дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Портнов. - Котырган этләрдә түбәндәге билгеләр ачык күренә: гадәти булмаган аппетит, тамак мускуллары һәм арткы чукларның параличы, агрессия, судан курку (гидрофобия). Авыру эт боек була, караңгы почмакка кача, хуҗасы чакыруына җавап бирми. Бу авыру башка йорт хайваннарында да булырга мөмкин. Котырган сыерлар тамакларына азык тыгылган кебек тоелырга мөмкиннәр (йотуы авыр, куркынган, арткы аяклары параличы). Авыруның ачык күренгән формаларында сыерлар, кәҗә һәм сарыклар үкерәләр, ашаудан баш тарталар, стенага, кешеләргә һәм хайваннарга ташланалар.

    Татарстанда ерткычлар, шулай ук хуҗасыз этләр һәм песиләр котыруның табигый учагы булып тора. Төлкеләр курку хисен югалта, торак пунктларга, корылмаларга керә, кешеләргә игътибар итми, юлларга чыга. Котырган бүреләр дә бик агрессив.

    -Бүген медикларда куркынычсыз һәм нәтиҗәле вакциналар бар, алар авыру хайван тешләгән кешедә авыруны туктатырга сәләтле, - дип хәбәр итә Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова. - Үз вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә һәм табиб билгеләгәнне тулы күләмдә үтәргә кирәк.

    Саннар һәм фактлар

    2014 елда Лаеш районында хайваннардан зыян күрүнең 126 очрагы теркәлгән - тешләү, тырнау, тире катламына селәгәй эләгү. Бу 2013 елның шул чоры белән чагыштырганда 17%ка һәм уртача республика күрсәткеченнән 8,5 %ка күбрәк.

    Шуңа күрә Лаеш районында котыру буенча эпизоотик хәл киеренке булып кала бирә, бу халык арасында котыру вирусы таралу куркынычын тудыра. 2015 елның алты аенда хайваннар тешләүнең 85 очрагы теркәлгән инде. Күпчелек очракта зыянны хуҗасыз хайваннар салган, бу кешенең котыру вирусы белән зарарлану куркынычын күп тапкырга күтәрә, чөнки хайваннарның авырыймы, юкмы икәнлеге турында мәгълүматлар юк. Хуҗасыз хайваннардан ешрак Лаешта, Столбище, Хәерби, Орелда зыян күрәләр.

    2014 елда кеше белән аралашкан хайваннарның лаборатор яктан расланган дүрт котыру очрагы теркәлгән. Шул исәптән, торак секторга кергән ике төлке (Лаеш һәм Иске Пристань), бер шәхси эт (Урта Девятово), бер песи (Усады). 2015 елда хайваннар арасында котыруның лаборатор яктан расланган тугыз очрагы теркәлгән. Аларның алтысы төлке (Тарлаши, Макаровка, Хәерби, Комлы Ковали, Орел һәм Лаеш) һәм өчесе эт (Усады, Смолдеярово, Каипы).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: