Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кач ману рәхәтлеге

    Якшәмбе көнне лаешлылар Кач ману бәйрәмен билгеләп үтте.

    Салкын булуга да карамастан, ә бу бәйрәм көнендә температура 20 градуска төште, шәһәр халкы йөрештә һәм суны изгеләндерүдә актив катнашты. Беренче тапкыр Куйбышев сусаклагычы яр буенда ясалган бәке янына дингә табынучылар да, әлегә диннән ерак булган яшьләр дә җыелды. Яңа урында суны Сергий атакай изгеләндерде, килүчеләргә бәйрәмнең тарихын сөйләде.

    Бәкегә өч тапкыр кач тыгып алгач су изге дип санала. Бәке янына килүчеләр берсен берсе бәйрәм белән котлап бит, кулларын юдылар, савытларына су алдылар. Салкын булса да бозлы суга чумучылар шактый булды.

    -Бу көнне суга чуммый калмыйм. Салкыннан курыкмыйм. Салкын каты булган саен адреналин да күп була,-дип үз тәэсирләре белән уртаклаша Лашта яшәүче 24 яшьлек Максим Герасимов.

    Аның артыннан башкалар да бәкегә юнәлде. Караңгы төшкәнче шулай булды. Урта Девятово чишмәсенә барган сезнең хәбәрчегез дә яшьләрне бу кичне сәламәтлек өчен файдалы итеп үткәрүен күрде.

    Рәсемдә: бәкегә бару юлында.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: