Кама ягы
  • Рус Тат
  • Күренекле шәхесләр

    Татар телендәге район газетасының чишмә башында республикада билгеле журналист, Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Мостафин торган. 1944 елдан башлап ул "Большевистский путь" газетасы, ә 1945 елдан "Большевик юлы" газетасы редакторы була. Ул "газеталар республикада иң яхшылардан санала иде һәм безнең эш тәҗрибәсе турында зур...

    Татар телендәге район газетасының чишмә башында республикада билгеле журналист, Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөдәррис Мостафин торган. 1944 елдан башлап ул "Большевистский путь" газетасы, ә 1945 елдан "Большевик юлы" газетасы редакторы була. Ул "газеталар республикада иң яхшылардан санала иде һәм безнең эш тәҗрибәсе турында зур булмаган брошюра чыгарылды" дип искә ала. Аннан соң 28 елдан артык газетаны М.И.Әминова җитәкли, соңрак - Р.Г. Спиридонова, Р.Ш.Галләмова. Газетабыз мәкаләләренең эчтәлекле булуын 1971 елның 5 май санында "Сельская жизнь" газетасы "Высокое призвание советской печати" дигән алгы битендә билгеләп үтә.

    1958 елда газетабызда Анатолий Константинович Белозерцевның хезмәт биографиясе башлана. Ул армиядән дә үз шигырьләрен, рәсемнәрен, якташлары турында очеркларын җибәрә. Журналист, публицист, шагыйрь, 21 китап авторы Чиләбедә яши һәм эшли. Ул Россия Язучылар берлеге һәм Россия әдәбияты академиясе әгъзасы, Д.Н.Мамин-Сибиряк исемендәге Бөтенроссия әдәби премия лауреаты була. Узган гасырның 60 нчы елларында эшләгән бар кеше кебек үзенең редакторы Марк Львович Чернявскийны яратып искә ала: "Ул коллективның җаны һәм гомумтанылган авторитет иде. Акыллы, тәҗрибәле журналист Лаешка кадәр Бөтенсоюз радиосында, "Крымский комсомолец" та, Камчатка, Әлмәт газеталарында үзхәбәрче булып эшләгән. Тәрбияле һәм бик белемле кеше, бик яхшы журналист безнең барыбыздан да бер башка өстен иде. Ул үзенең мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын машинисткага әйтеп яздыра. Без кайчак шаярта идек: "Марк Львович, әгәр безнең барыбызны да куып чыгарып, Сез берүзегез генә калсагыз да, газета барыбер чыгачак. Тик тагын да яхшырак булып". Ул рәхәтләнеп көлә: "Юк, үзем генә тарта алмаячакмын - миңа сездән башка күңелсез булачак". Актив җәмәгатьчелек вәкиле, армас-талмас һәм игътибарлы остаз буларак, ул күп кенә яшь газета хезмәткәрләрен тәрбияләгән.

    1965 елда, Лаешка район үзәге статусын кире кайтаргач, газетаны торгызырга редактор итеп билгеләнгән Виктор Иванович Казаков һәм редактор урынбасары Николай Иванович Шурыгин килә. Газетаның исемен дә алар уйлап таба - "Камская новь". Бу исемне газета инде 50 ел йөртә. Сатирик почмакны "Нептун Камский" дип атыйлар. Ул 30 ел дәвамында үзенең өч япьле сәнәге белән лаешлыларны борчыган проблемаларны яктырта.

    Әдәби хезмәткәрләр эзли башлыйлар. Бервакыт яшь кеше килә. Аның белән танышканда редактор сорый: "Ә яза беләсеңме?" Ә тегесе горурланып җавап бирә: "Беләм. Мин бит фермада учетчик булып эшләдем". Алга таба, эшкә яңа кеше алганда, әлеге очракны елмаеп искә алалар.

    Ул чакта, 60 нчы еллар азагында, алты көнлек эш атнасыннан биш көнлеккә күчәләр, шул ук вакытта газетаны атнага өч тапкыр чыгаралар. Редакция белән типография аерыла, Л.А.Крошечкин аның мөдире була.

    Редактор В.Казаков - талантлы, төрле яклы белемле кеше. Татар теленнән тәрҗемә итә. Үзе дә тиз һәм яхшы яза. Мәгълүмати жанрлар гына түгел, фельетоннар һәм хикәяләре дә яхшы килеп чыга. Линотипны да төзәтә белә. Ул чакта кул белән җыюны әлеге катлаулы һәм көйсез машина алыштыра. Әмма бу газета сыйфатында чып-чын алга китеш була.

    Виктор Иванович газета иллюстрациясенә Казан фотомастеры А.Шакирҗановны җәлеп итә, аның рәсемнәре газетаның бизәге була. Тираж 3,5 мең экземплярга җитә. Бер сан 2 тиен тора. Редакциягә дистәләрчә эшче һәм авыл хәбәрчеләре яза. Аларны һәм стена газеталары редакторларын редакция 90 нчы елларга кадәр ел саен конференцияләргә, слетларга җыя. Конкурслар үткәрелә, иң яхшы авторларны бүләклиләр. "Камская новь"та өч ел эшләгәннән соң В.Казаков "Советская Татария" газетасы үзхәбәрчесе һәм авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире була.

    60 нчы еллардагы кебек үк, 70 нче елларда да авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм аның кешеләренә зур игътибар бирелә. Алар газетаның төп темалары була. Редактор Валерий Степанович Беляев вакытында безнең газета базасында министрлык инициативасы буенча эксперимент үткәрелә. Ул хәбәрчеләрдән оперативлык, һөнәри осталык һәм киеренке эш таләп итә: урак өстендә "Камская новь" икешәр биттә атнага алты тапкыр чыга.

    Лаеш районы Балык Бистәсе белән ярышканда без айга бер тапкыр газета битләрен алмаша идек.

    Газетаның полиграфик башкарылуы, бизәлеш сыйфаты һәм замана белән бергә атлавы өчен типография коллективына КПСС өлкә комитетының, ТАССР Югары Советы Президиумының, ВЦСПС һәм ВЛКСМ өлкә комитетының күчмә Кызыл Байрагы тапшырыла. 90 нчы еллар башында Лаеш газетасы базасында җаваплы секретарьлар семинары үткәрелә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: