Лаеш районы эзләүчеләре ярдәмендә 70 кызылармеец калдыклары табылды
Халыкара эзләнү экспедициясе ике атна дәвамында Беларусь Республикасының Гродно өлкәсе территориясендә уза.
Ул Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүнең 80 еллыгына багышланган «Беларусь помнит: Эстафета памяти» республика акциясенең дүртенче этабы кысаларында узды.
Экспедициядә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Лаеш районы, Екатеринбург, Ижевск, Северодвинск, Вологда, Тверь, Ленинград өлкәсе һәм Мәскәүнең эзләү отрядлары вәкилләре катнашты.
Эшләр 1941 елның июнь аенда барган каты сугыш урыннарында алып барыла. Бу урыннарда 83 ел элек Көнбатыш фронтның өченче һәм унынчы гомумхәрби армияләре Белосток калкулыгыннан камалыштан чыккан.
Беларусь Республикасының Гродно өлкәсендә үткәрелгән эзләүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә 70 сугышчының калдыклары табылган. 18 исемле медальон, тугыз имзаланган әйбер, берничә документ табылган. Төп уңыш — совет сугышчыларының җиде фамилиясе ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев