Лаеш районында «Фәннәр парады » узды
25 Октябрь исемендәге совхоз поселогы мәктәбендә табигый-фәнни методик берләшмә атналыгы кысаларында «Фәннәр парады» күргәзмәсе узды.
Педагоглар Светлана Чихаздинская, Андрей Шәйдуллин, Ираида Горбунова, Оксана Горшкова беренче кат фойесында төрле фәнни дисциплиналарга багышланган күргәзмә оештырдылар. Биредә мәктәп укучылары һәм кунаклары математика, химия, биология, физика, информатика, робототехника, география кебек фәннәр белән таныша алдылар. Ә мәктәп активистлары төрле фән эшлеклеләре ролендә иде, алар укучыларга теге яки бу фәннең гамәли әһәмияте турында сөйләделәр һәм күрсәттеләр.
Һәр укучы бөек фәнгә кагылды, тотып карады, эшләп карап. Балаларга бик ошады..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев