Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш бизнесменнары ярдәмсез калмас

    Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев "Алтан" сәүдә үзәгендә янгын вакытында зыян күргән эшмәкәрләр белән очрашты. 9 гыйнварда килеп чыккан гадәттән тыш хәл Лаеш үзәгендәге берничә сәүдә үзәген юкка чыгарды. Янгында кибетләр, киосклар һәм ателье янды. Эшмәкәрләр кыен хәлдә калдылар һәм ярдәм сорап район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр. -Бик авыр очрак, -...

    Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев "Алтан" сәүдә үзәгендә янгын вакытында зыян күргән эшмәкәрләр белән очрашты.

    9 гыйнварда килеп чыккан гадәттән тыш хәл Лаеш үзәгендәге берничә сәүдә үзәген юкка чыгарды. Янгында кибетләр, киосклар һәм ателье янды. Эшмәкәрләр кыен хәлдә калдылар һәм ярдәм сорап район башлыгына мөрәҗәгать иттеләр.

    Предприниматели Лаишева встретились с главой района

    -Бик авыр очрак, - дип ассызыклады Михаил Павлович. - Шәһәрдәге башка биналарны арендага бирү мөмкинлеген караячакбыз. Район җитәкчелеге Лаешта сезнең бизнесыгыз эшләвен дәвам итсен өчен бар көчен куячак. Әгәр кирәк булса, ярдәм сорап ТРның икътисад министрлыгына мөрәҗәгать итәрбез.

    Хәзерге вакытта янгын сәбәпләрен тикшерү дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: