Лаеш егетләрен Кораллы Көчләр сафларына озаттылар

Район мәдәният йортында Призывник көне дәртле "Прощание славянки" маршы астында башланды. Залда булачак сугышчылар, аларның әти-әниләре, дуслары, җирле хакимият, хәрби комиссариат вәкилләре. Тантаналы мизгел - Россия һәм Татарстанның дәүләт байракларын кертү - шунда ук барысын да җитдиләндерде. Һәр чыгышта быелгы чакырылышның үзенчәлекле булуы билгеләнде - ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы...
Район мәдәният йортында Призывник көне дәртле "Прощание славянки" маршы астында башланды. Залда булачак сугышчылар, аларның әти-әниләре, дуслары, җирле хакимият, хәрби комиссариат вәкилләре. Тантаналы мизгел - Россия һәм Татарстанның дәүләт байракларын кертү - шунда ук барысын да җитдиләндерде. Һәр чыгышта быелгы чакырылышның үзенчәлекле булуы билгеләнде - ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы билгесе астында үтә.
Хәерле юл теләп Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев чыгыш ясады:
-Кадерле призывниклар, сез тиздән хәрби ант кабул итәчәксез, Ватан сагына басачаксыз. Сезнең алда җаваплы бурычлар тора: уку, хәрби техника үзләштерү.
Район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән башкарма комитет җитәкчесе егетләргә лаеклы хезмәт итүләрен теләде һәм хәрби комиссар, подполковник Александр Афанасьев белән бергә булачак солдатларга истәлекле бүләкләр - кул сәгатьләре тапшырды.
Озак еллар узгач та бүләкләре эзләп тапкан элекке хәрби хезмәткәрләрне зал көчле алкышлар белән каршылады. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгына юбилей медале өлкән сапер, ефрейтор Юрий Низамовка 50 елдан соң килеп җиткән! Ә лаешлы, БТР йөртүчесе Олег Катановка Абхазиядә бандитлар берләшмәләре белән көрәш вакытында фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен II дәрәҗә "Хәрби батырлык өчен" медале батырлыгыннан соң 14 ел узгач тапшырылды.
Призывникларны котларга легендар кеше, Бөек Ватан сугышы ветераны, герой-десантник Павел Клетнев килде. Ул 90 яшенә карамастан Җиңү юбилее һәм ВДВның 85 еллыгы хөрмәтенә ике тапкыр парашют белән сикергән. Сүз уңаеннан, 12 ноябрь көнне, аның туган көнендә сәгать 9да "Россия-1" каналыннан безнең героик якташыбыз турында телефильм карарга мөмкин. Булачак сугышчыларга мөрәҗәгать итеп, Павел Кузьмич аларга яхшы хезмәт итүләрен, бар дөньяда тынычлык хөкем сөрсен өчен гомерләрен биргән бабаларына лаеклы булуларын теләде.
Лаеш районы дин башлыгы иерей Федор атакай һәм ветераннарның район советы рәисе Рашат Булатов егетләргә аталарча яхшы сүзләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Монда җыелганнарны призывник әнисе Наталья Кореева чыгышы һәм булачак сугышчы Владислав Кореевның җавап сүзе бик дулкынландырды. Ул барлык армиягә чакырылучылар исеменнән сүз бирде:
-Лаеклы хезмәт итәрбез. Иң яхшы дуслар - армия дуслары. Безгә хат языгыз. Безне көтегез!
Призывник көнендә җырчылар, биючеләр, музыкантлар катнашында искиткеч концерт куйган лаешлы артистлар адресына да алкышлар бер генә тапкыр яңгырамады. Алар әлеге көнне истә калырлык һәм чын мәгънәсендә бәйрәмчә иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.21600
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.22600
-
14 май 2022 - 14:16Үлемсез полк йөреше Үткәннәрдән башка бүгенгебез һәм киләчәгебез юк.35300
-
14 май 2022 - 12:24Җиңү көнен зурлап үткәрдек Лаеш районында яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларын концертлар, тематик күргәзмәләр, авиашоу һәм салют көтте.36800
-
14 май 2022 - 10:08«Кама ягы» газетасына язылу кампаниясе тулы куәтенә бара Газетага 2022 елның икенче яртыеллыгына иске бәяләрдән язылырга ашыгыгыз39000
-
13 май 2022 - 17:44Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен эмоциональ уку Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен Державинодан бишенче сыйныф укучысы Адель Сәхапов укый.49300
-
13 май 2022 - 16:56Татарстан юлларындагы хәлләр: 2022 елның 5 маеннан 11 маена кадәр юл-транспорт һәлакәтләре Бу җиде көн эчендә республикада 57 юл-транспорт һәлакате теркәлгән (ЮТҺ), аларда ике кеше һәлак булган һәм 70 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.50900
-
13 май 2022 - 15:32Лаешлылар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурлана Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Кузьмич Клетневны Җиңү көне белән котладылар50200
-
13 май 2022 - 16:43Бессмертный полк в Лаишево 9 мая 2022 года
-
13 май 2022 - 13:18Лаешта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләрНикахлашу сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен үзенең ишекләрен ачты.50500
-
13 май 2022 - 09:11Татарстанда 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар өчен пособиеләр түләү башланды Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, бүгенге көннән башлап, сигез яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган керемнәре зур булмаган гаиләләргә яңа айлык пособие түләргә керештеләр.50900
-
13 май 2022 - 16:56Татарстан юлларындагы хәлләр: 2022 елның 5 маеннан 11 маена кадәр юл-транспорт һәлакәтләре Бу җиде көн эчендә республикада 57 юл-транспорт һәлакате теркәлгән (ЮТҺ), аларда ике кеше һәлак булган һәм 70 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алган.50900
-
13 май 2022 - 13:18Лаешта Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр Никахлашу сарае Лаеш районының яшь һәм өлкән гаиләләре өчен үзенең ишекләрен ачты.50500
-
13 май 2022 - 15:32Лаешлылар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән горурлана Россиянең иң өлкән десантчысы Павел Кузьмич Клетневны Җиңү көне белән котладылар50200
-
13 май 2022 - 14:49Столбищеның «Әкият» балалар бакчасында әти-әниләрне балаларда юлда үз-үзеңне ничек тоту күнекмәләрен бирергә өйрәтәләр Лаеш районында юлда балалар җәрәхәтләнүен кисәтү буенча зур эш алып барыла: балалар бакчалары тәрбиячеләре арасында «Яшел ут» һәм мәктәп укучылары арасында «Куркынычсыз көпчәк» конкурслары, ЮИД отрядлары булдыру, «Бала – төп пассажир» профилактик рейдлары һәм башкалар. Бу юнәлештә ата-аналар белән эшләү мөһим роль уйный.50000
-
13 май 2022 - 12:25Бүген республика районнарында «Аҗаган» уенының зона этабы уза Лаешка алты муниципаль районнан яшь патриотлар җыелды. Лаешны Столбище балалары тәкъдим итә, шулай ук Саба, Кукмара, Теләче, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнары катнаша.49300
-
13 май 2022 - 17:44Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен эмоциональ уку Маршакның "Мальчик из села Поповки" шигырен Державинодан бишенче сыйныф укучысы Адель Сәхапов укый.49300
-
13 май 2022 - 10:06Район газетасына элеккеге бәядән язылыгыз 2022 елның икенче яртыеллыгына «Кама ягы» газетасына язылу кампаниясе дәвам итә.49100
-
13 май 2022 - 08:20Искиткеч һава торышлы җомга Һәр көн яхшы була алмый, бары тик һәр көннең яхшы ягын истә калдыру мөһим. (Э.М.Эрл)48600
-
13 май 2022 - 11:16“Салават күпере” балалар бакчасында яңа экологлар-мәктәпкәчә балалар барлыкка килде Экологик икеайлык кысаларында «Сандугач» мәктәпкәчә яшьтәге балалар әзерлек төркеме үзләренең кечерәк иптәшләренә эколят титулын тапшырды.47900
-
14 май 2022 - 10:08«Кама ягы» газетасына язылу кампаниясе тулы куәтенә бара Газетага 2022 елның икенче яртыеллыгына иске бәяләрдән язылырга ашыгыгыз39000
-
14 май 2022 - 12:24Җиңү көнен зурлап үткәрдек Лаеш районында яшәүчеләр һәм шәһәребез кунакларын концертлар, тематик күргәзмәләр, авиашоу һәм салют көтте.36800
-
14 май 2022 - 14:16Үлемсез полк йөреше Үткәннәрдән башка бүгенгебез һәм киләчәгебез юк.35300
-
15 май 2022 - 10:32Язгы көн ел туйдыра Лаеш районы башлыгы агросәнәгать комплексы басуларында булды.22600
-
15 май 2022 - 14:37Лаешлылар Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм иттеләр Җиңү бәйрәмендәге искиткеч май көне бу якты бәйрәмгә бик тә туры килде.21600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кама ягы (Камская новь)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФC77-47624 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Денис Геннадьевич Суханов
Адрес редакции: юридический / фактический - 422610, Республика Татарстан, г. Лаишево, ул. Марии Ульяновой д.56 (офис 2)
Электронная почта - novayakama@yandex.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции - kamskaja-nov.dir@tatmedia.com
Телефон редакции: 8 (84378) 2-56-47
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика