Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш имәннәре Фонтанка яр буенда үсә

    "Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее" МБУК директоры Фәридә Мортазинаның "Державин иҗатында татар ашлары" темасы буенча чыгышы Төньяк башкалада зур кызыксыну уятты. Петербургта "Державин укулары" ХХVII Бөтенроссия фәнни конференциясендә Татарстанны Лаеш музее директоры тәкъдим итте. Укуларны ике гений: Гавриил Державин һәм яшь Александр Пушкинның ерак үткәндәге очрашуына туры китерделәр. Нәкъ шул...

    "Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее" МБУК директоры Фәридә Мортазинаның "Державин иҗатында татар ашлары" темасы буенча чыгышы Төньяк башкалада зур кызыксыну уятты.

    Петербургта "Державин укулары" ХХVII Бөтенроссия фәнни конференциясендә Татарстанны Лаеш музее директоры тәкъдим итте. Укуларны ике гений: Гавриил Державин һәм яшь Александр Пушкинның ерак үткәндәге очрашуына туры китерделәр. Нәкъ шул көнне, 1785 елның 21 гыйнварында Царское Село лицеенда рус әдәбияты буенча күчерелеш имтиханы була, аны Гавриил Романович кабул итә. Лицеист Пушкин "Воспоминания в Царском Селе" шигыре белән чыгыш ясый.

    Державинга шактый озын һәм эчтәлекле шигырь бик ошый, ул аны күчереп язып бирүне үтенә. Бөек шәхес хәтта яшь талантны кочарга тели, әмма Александр кача.

    Өч көннән соң Державин үзенең дусты, язучы, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе Тимофей Аксаковка хатында үзенең заманы үтүе - Александр Пушкин исемле башка гений килүе турында яза.

    15 ел узгач Александр Сергеевич язмышына йогынты ясаган очрашуны "Евгений Онегин" романында сурәтли.

    Петербург фәнни конференциясе Державин утар йортының үзәк корпусы залында үтте. Монда 1792 елның декабрендә әдәбият белгече, көнкүреш комедиясе жанрын тудыручы, "Недоросль" авторы Дмитрий Фонвизин үзенең соңгы көнен үткәрә. 1811 елда нигезләнгән "Беседа любителей русского слова" әдәби җәмгыять әгъзалары да монда ук жыела торган булган. Хәзерге вакытта утарда Г.Р.Державин һәм аның вакытындагы рус сүз сәнгате музее урнашкан.

    Музей белән янәшә парк бар, анда Новгород өлкәсе Званка авылыннан китерелгән юкәләр һәм күптән түгел утыртылган Лаеш имәннәре үсә.

    Конференциядә Фәридә Гафиулла кызы Мәскәү һәм Петербург вәкилләрен Державин иҗатындагы татар ашлары белән таныштырды. Ул чыгышын күрсәтмә материаллар тәкъдим итү белән бергә үрелдереп алып барды, шуңа бәйле төстә чыгыш салмак кына бергәләп чәй эчүгә әверелде. Конференциядә катнашучы 50 дән артык кеше Лаеш уңганнары эшләгән чәк-чәк, гөбәдия һәм татлы кош теленнән рәхәтләнеп авыз итте. Сыйларның сыйфаты һәм тәменә сокланган күпләр аларның рецептлары белән кызыксынды.

    Соңрак утарның көнчыгыш корпусында конференциядә катнашучыларны рус тарихчысы-историограф, язучы, Петербург фәннәр академиясе әгъзасы Николай Михайлович Карамзинның 250 еллыгына багышланган күргәзмә көтә иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: