Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш район Советы сессиясе – социаль өстенлекләр

    Лаеш район Советының 14 сессиясендә фикер алышуның үзәк мәсьәләсе 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына бюджет проекты булды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Литвинова 2017-2019 елларга район бюджетының керемнәр өлешен формалаштырганда салым базасы буенча төп мәгълүматлар һәм 2016 елда бюджетка керемнәр исәпкә алынуын әйтте. Киләсе елга чыгымнар нигезенә түбәндәге макроикътисади...

    Лаеш район Советының 14 сессиясендә фикер алышуның үзәк мәсьәләсе 2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына бюджет проекты булды.

    Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Литвинова 2017-2019 елларга район бюджетының керемнәр өлешен формалаштырганда салым базасы буенча төп мәгълүматлар һәм 2016 елда бюджетка керемнәр исәпкә алынуын әйтте. Киләсе елга чыгымнар нигезенә түбәндәге макроикътисади күрсәткечләр салынган: бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең аерым категорияләренә хезмәт хакын күтәрү, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыру, туклану һәм медикаментларга чыгымнарны 49 процентка индексацияләү. 2017 елның беренче июленнән коммуналь хезмәтләргә тарифларның 5,5 процентка артачагы исәпкә алынган.

    Бюджетның чыгымнар структурасында беренче чираттагы һәм социаль әһәмиятлеләре шактый урын алачак. Мәсәлән, социаль-мәдәни өлкәгә бүлеп бирелгән өлеш 2017 елда чыгымнарның гомуми күләменең 86,1 %ына җитәчәк. Ольга Литвинова чыгымнар өлкәсендәге бюджет сәясәте дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген үстерүгә, муниципаль хезмәтләр сыйфатын тәэмин итүгә һәм чыгым бурычларын финанс яктан каплауга юнәлтелгән булуын аерым билгеләде. Күләме буенча иң әһәмиятле чыгымнар - белем бирү өлкәсенә тотылачак. 2017 елда аның буенча чыгымнар 52 миллион 663 мең сум тәшкил итәчәк. 2018 елда бу күрсәткеч 53 миллион 545 мең сумга кадәр үсәчәк.

    Сессиядә депутатлар муниципаль район Уставына үзгәрешләр кертү, террорчылык һәм экстремистлыкны профилактикалау, су объектларыннан файдалану, 2017 елга Совет эше планы турында мәсьәләләрне дә карап тикшерделәр. Сессиядә фикер алышкан барлык мәсьәләләр буенча шуларга туры килүче карарлар чыгарылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: