Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районы уңышлы үсә

    Лаеш муниципаль район Советы отчет сессиясенә эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җыелды. Киңәшмә Столбище авылында "Инвэнт" технополисында булды. Аның эшендә Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Алар Лаеш җитештерүчеләре "СМП-Механика"ЧҖҖ, АО ICL - КПО ВС, "Бергауф-...

    Лаеш муниципаль район Советы отчет сессиясенә эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җыелды.

    Киңәшмә Столбище авылында "Инвэнт" технополисында булды. Аның эшендә Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты. Алар Лаеш җитештерүчеләре "СМП-Механика"ЧҖҖ, АО ICL - КПО ВС, "Бергауф- Лаеш" ЧҖҖ һәм башкаларның күргәзмәсен карадылар. Зур кунаклар продукциянең сыйфаты яхшы булуын һәм аның Россиянең башка төбәкләрендә һәм чит илләрдә урын алуын билгеләп үттеләр.

    Район башлыгы Михаил Афанасьев узган елдагы эш йомгаклары һәм быелга бурычлар турында чыгыш ясады.

    -Узган ел әһәмиятле вакыйгаларга бай булды, без аларны югары дәрәҗәдә үткәрдек,- диде Михаил Павлович. - Бу Мәскәү һәм бар Русия Патриархы Кирилл визиты, ул шагыйрь Гавриил Державинга һәйкәл ачуда катнашты. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе шуның берсе. Лаеш районы ТРның башка төбәкләре арасында социаль-икътисади үсештә алдынгы урыннарда бара. Тулаем территориаль продукт артты, район икътисадына инвестицияләр күп салына. Бездә хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты республикада иң түбәне. Авыл хуҗалыгы актив үсә. Бөртекле культуралар уңышы, ит һәм сөт җитештерү арта. Лаеш районында Татарстандагы барлык йомырканың 80%тан артыгы җитештерелә. 2016 елда юллар салу һәм коммуналь инфраструктура челтәрләрен ремонтлау актив бара. 94 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылды, бу еллык планның 117%ы дәрәҗәсендә. Парклар һәм бакчалар төзекләндерелә. Милли мәгарифне үстерүгә игътибар бирелә.

    2017 елда район җитәкчелеге алдында зур бурычлар тора.

    -Быел безнең эшчәнлектә яшьләр арасында эшмәкәрлекне җәелдерү төп юнәлеш булачак,- дип сүзне дәвам итте Михаил Павлович. - Бездә талантлы студентлар һәм мәктәп укучылары күп. Алар туган җирләреннән аерылмыйча яраткан эшләре белән шөгыльләнә алсыннар өчен шартлар тудырырыга кирәк. Крестьян, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да җитди булышлык кирәк. "ТРда иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасын тормышка ашыру дәвам итә. Кешеләр үз чирләрен вакытында ачыклый һәм аларны дәвалый башласыннар өчен халыкны диспансерлаштыру эшен активлаштыру зарур. 2017 елда районда бер юлы берничә зур дата билгеләп үтеләчәк, алар арасында Лаеш районы, Лаеш шәһәре һәм "Каравон" фестивале юбилейлары бар. Бу чараларны чын халык бәйрәменә әверелдерү өчен тырышачакбыз.

    Олег Пелевин сессиядә катнашучыларны эшмәкәрләргә ярдәм итүче эшләп килгән программалар белән таныштырды.

    -Татарстанда эшмәкәрләр үз эшләренең уңышлы үсешен тәэмин итүче дүрт элементны куллансыннар өчен күп эшләнә. - дип билгеләп үтте Олег Владимирович.-Болар базарлар, инфраструктура, кредит продуктлар һәм мәгълүмати ресурслар. Лаеш районы ТР икътисади флагманнары арасында. Бу сәнәгать мәйданчыклары һәм технопаркларның уңышлы эшләве, резидентларны күп җәлеп итү, шул исәптән чит илләрнекен дә, нәтиҗәсе.

    Киңәшмә эштә югары уңышларга ирешүчеләрне бүләкләү белән төгәлләнде. Лаеш районы Татарстанда кардан иң зур әтәч ясаган өчен аерым бүләк һәм 300 мең сумлык грант алды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: