Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районында аучылык ресурсларын исәпкә алу үткәрелде

    Район урманнарында пошилар, боҗырлар, кыр кәҗәләре күбәйде.

    Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре исәп маршрутларының берсендә аучылык ресурсларын исәпкә алдылар.

    ТРның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар дөньясы мониторингы бүлеге начальнигы Рифат Вәлиев хәбәрчебезнең кайбер сорауларына җавап бирде.

    - Рифат Рифкатович, кышкы маршрут исәбе нәрсә ул?

    -1 гыйнвардан елдагыча аучылык байлыкларының кышкы маршрут исәбе башланды. Ул февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Безнең төбәктә бу ысул белән 17 төр аучылык байлыкларының саны билгеләнә: пошилар, кабаннар, кыр кәҗәләре, куяннар, төлкеләр һәм башка хайваннарның. Бу методиканың асылы шунда ки, эзләре карда кала торган хайваннарның саны теркәлә. Бөтен республика буенча 1700 маршрут билгеләнде. Аларның бер өлеше Лаеш районында урнашкан. Моңа кадәр бер көн кала маршрутларның берсендә, узган тәүлек эчендә барлыкка килгән яңаларын теркәү өчен, хайваннарның эзләрен чистарттылар. Маршрутта исәпкә алучы бар, ул нәтиҗәләрне тикшерә. Маршрутның озынлыгы уртача 10 км тәшкил итә. Анда актив яшәү рәвеше алып баручы хайваннарның барлык эзләре теркәлә. Моннан тыш, юлда очрый торган кошларның: көртлекләр, суерлар, боҗырларның саны визуаль рәвештә теркәлә.

    Соңгы вакытта хайваннарның төр составы ничек үзгәрде?

    - Төр составы алай ук нык үзгәрми, әмма хайваннар саны ел саен төрле. Теге яки бу төр санының үзгәрешләр динамикасын күзәтеп тору өчен исәп алып барыла. Соңгы 10 елда республикада пошилар саны ике тапкырга, боҗыр, көртлек, суерлар саны 1,5 тапкырга арткан. Иң зур үзгәреш себер кыр кәҗәләренә кагыла: 10 ел эчендә алар алты тапкырдан күбрәккә арткан.

    Бу нәрсә белән бәйле: табигый яки кеше факторы (тукландыру) беләнме?

    - Бу, нигездә, республикада күрелә торган чаралар аркасында килеп чыкты. Аерым алганда, мондый уңай үзгәрешләр ТРның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты һәм аучылык кулланучылары тырышлыгы белән барлыкка килде, бездә алар 70 исәпләнә. Алар хуҗалык мөнәсәбәтендә бик кыйммәтле башка төр аучылык байлыкларының санына тискәре йогынты ясамасын өчен ерткыч хайваннарны саклау, тукландыру, санын җайга салу буенча биотехник чаралар комплексы үткәрелә. Мәсәлән, селәүсен һәм бүреләрнең саны арту кыр кәҗәләренең баш санына тискәре йогынты ясый. Кышын төлкеләр ризык эзләү өчен еш кына торак пунктларга керә, хәтта кайчагында кешеләр һәм йорт хайваннарына һөҗүм итә. Республикада дуңгызларда африка чумасы таралу куркынычы бар. Шуңа бәйле рәвештә 2020 елда кабаннар санын киметү буенча чаралар үткәрелде. Аларның баш санын дүрт тапкырга киметә алдык. 2016 елда ак куян Татарстанның Кызыл китабына кертелгән. Без, бетеп баручылар исемлегеннән чыгару өчен, бу хайванның санын торгызу буенча чаралар үткәрәбез. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: