Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районында җәмәгать юстициясе барлыкка килү һәм үсү

    Россия Федерациясендә җәмәгать юстициясе барлыкка килүгә 2019 елда 20 ел була.

    Игорь Клюев, җәмәгать судьясы

    Бераз тарих

    Җәмәгать юстициясе барлыкка килүгә нигез патша Россиясендә үк салынган була. 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң җәмәгать судьялары институты бетерелә. 80 ел узганнан соң гына ул бердәм суд системасының бер өлеше буларак яңартыла. 90нчы елларда судларга төшкән авырлык сизелерлек арту аркасында халык судлары, хәтта арттырылган составта да, эшләрнең зур күләмен башкара алмыйлар. Нәкъ менә шул чакта суд системасының түбән звеносы статусын һәм район һәм шәһәр судлары эшенең бер өлешен үзенә алачак яңа суд кертергә уйлыйлар. Яңа судлар җәмәгать судьялары дип атала, чөнки бер генә кеше идарә итә торган органнар булып торалар. Мондый судларга иске исемнәрен биргәндә беренче чиратта гражданнарның яңа судка да, гомумән яңартылган суд системасына да ышанычын күтәрү, шулай ук тарихи күчүчәнлекне күрсәтү максат итеп куела.

    Җәмәгать судьяларының бурычлары

    Җәмәгать судьялары җинаять кылган өчен максималь җәза өч елга иректән мәхрүм итүдән артмаган җинаятьләр турындагы җинаять эшләрен карыйлар. Аларга, мәсәлән, балалар турында бәхәс булмаганда никахны гамәлдән чыгару; ир белән хатын бергәләп тапкан, бәясе илле мең сумнан артмаган милекне бүлү; дәгъва бәясе илле мең сумнан артмаган милек бәхәсләре турындагы һәм башка эшләр карый.

    Лаеш районында җәмәгать судлары барлыкка килү

    Татарстанда “Татарстан Республикасында җәмәгать судьялары турында”гы Закон 1999 елның 17 ноябрендә кабул ителә. Бүгенге көндә республикада 188 суд участогы эшли, аларның икесе Лаеш районында урнашкан. Лаеш районында җәмәгать судьялары барлыкка килү 2001 елдан башлана. Башта суд участоклары яраклаштырылмаган иске бинада эшли, шунда ук «Кама ягы» («Камская новь») газетасы редакциясе, теркәү палатасы һәм районның административ комиссиясе урнашкан була. 2012 елда җәмәгать судьяларының суд участоклары элек эшләп килгән банкның реконструкция ясалган бинасына күчә. Монда эш өчен барлык шартлар тудырылган була.

    Районның җәмәгать судьялары

    Беренче җәмәгать судьялары итеп Ольга Тюлюкова (2013 елдан отставкада) һәм Әшраф Нурмөхәммәтов (хәзер ТРның Алексеевск район суды рәисе) билгеләнә. Төрле вакытта төрле участокларда Гүзәл Фролова (хәзер ТРның Лаеш район суды рәисе вазифаларын башкара), Алмаз Мөхәммәтшин (хәзер Казан шәһәре Вахитов районы суды судьясы), Платон Петрушенко (2014 елдан хәзерге вакытка кадәр), Евгений Рябин (хәзер ТРның Лаеш район суды судьясы), Игорь Клюев (2017 елдан хәзерге вакытка кадәр) эшли.

    Җәмәгать судьялары аппараты

    Лаеш районы җәмәгать судьялары аппараты – тотрыклы һәм бердәм. Монда ачылганнан башлап эшләүче хезмәткәрләр бар. Бу 2нче суд участогы консультанты Надежда Гайнуллина һәм 2 разряд белгече Савилә Закирова. 2нче участокның суд утырышы секретаре Ирина Моряшова һәм канцелярия мөдире Ольга Леонтьева ун елдан артык эшлиләр.

    Суд системасында җәмәгать судьялары роле

    Эшләрнең җәмәгать судьялары тарафыннан каралуы – гражданнар өчен суд яклавының иң кулай ысулы. Ул дәүләттән дә, эштә катнашучы затлардан да аз матди чыгымнар таләп итә. Җәмәгать судьясы эшчәнлеге Россиядә суд системасына төшүче авырлыкны киметергә һәм законлылыкны ныгытырга, хокукның өстенлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Бүген җәмәгать судьялары үзләренең билгеләнешләрен раслыйлар һәм гражданнар хокукларын суд яклавын тәэмин итүдә мөһим роль уйныйлар дип әйтергә була.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: