Лаешта Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин тавыш бирде
җәмгыять

Лаешта Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин тавыш бирде

Район мәдәният йортындагы сайлау участогына Фидус Фәиз улы хатыны Нурҗиһан Минвәли кызы белән бергә килде.

Фидус Фәиз улы Әсхәдуллин 1941 елның 12 декабрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районы Чулпан авылында туган. Ул үз тормышын диңгез белән бәйли. Дүрт ел Төньяк флотта хезмәт итә, соңрак Мурманск диңгез пароходлыгында эшли. 1977 елның 17 августында «Арктика» атом ледоколы дөньяда беренче тапкыр Төньяк полюсының географик ноктасына барып җитә. Һәм Төньяк полюсы бозына аяк баскан беренче кеше нәкъ менә Фидус Әсхәдуллин була, аңа Төньяк полюста СССР Дәүләт флагын күтәрү өчен ун метрлы флагшток урнаштырырга боерык бирелә.

СССР Югары Советы Президиумының 1977 елның 14 сентябрендәге Указы белән Фидус Фәиз улы Әсхәдуллинга, Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» алтын медале тапшырылып, Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Шул ук елда аңа «СССРның Мактаулы полярнигы» исеме бирелә. Ул «Арктика» атом ледоколында 17 ел, ә аннары тагын 13 ел «Таймыр» атом ледоколында хезмәт итә. Пенсиягә 2006 елда чыга.

Фидус Фәиз улы сайлаулар кебек мөһим вакыйгаларны беркайчан да калдырмый. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлыгына лаеклы кандидатлар өчен үз тавышын бирергә ул хатыны белән килде. Аның әйтүенчә, Россия алга барырга тиеш, һәм һәр тавыш зур әһәмияткә ия.


Лаешта Социалистик Хезмәт Герое Фидус Әсхәдуллин тавыш бирде

Нет комментариев