Лаештан «Китап штурманы» — «Мөмкинлекләр мохите» бөтенроссия грант конкурсы җиңүчеләре арасында
Лаеш шәһәренең 1 нче номерлы гимназиясе казанышлары тагын бер җаваплы һәм якты җиңү белән тулыланды. Мәктәбебез китапханәчесе Яна Маратовна үзенең «Китап штурманы»проекты белән Тимченко фонды уздырган абруйлы «Мөмкинлекләр мохите» грант конкурсында җиңү яулады һәм Россиянең иң яхшы 100 башлангычы исемлегенә керде.
Йөрәкләрне җылытучы җиңү
Озын-озак көтелгән шатлыклы хәбәр килгәч, гимназия китапханәсендә хисләрне тыя алмадылар. «Без шатлыктан еладык. Бу минем генә түгел, бөтен коллективның, балаларның һәм ата-аналарның уртак җиңүе», — ди Яна Маратовна. Илнең 46 төбәгеннән катнашкан йөзләрчә проект арасыннан нәкъ менә Лаеш инициативасы иң югары бәяне алды. Бу җиңү — районыбызда битараф булмаган балалар, талантлы укытучылар һәм ярдәмчел ата-аналар яшәвен тагын бер кат исбатлады.
Мәктәп китапханәсе ничек үзгәрәчәк?
Тимченко фонды нәкъ менә балалар үзләре пассив күзәтүче түгел, ә актив катнашучы булган проектларны хуплый. Бу грант ярдәмендә 2026–2027 уку елында 1 нче номерлы гимназия китапханәсе заманча җиһазлар һәм яңа уку материаллары белән тулыланачак. Ләкин иң мөһиме — биредә укучыларны, ата-аналарны һәм иҗади фикердәшләрне берләштерүче, һәр баланың фикерен ишетә һәм аңа үсәргә ярдәм итә торган яңа җылы мохит булдырылачак.
Яна Маратовнаны һәм «Китап штурманы» командасын чын күңелдән котлыйбыз! Алда безне проектны тормышка ашыруның ике җанлы, кызыклы һәм иҗади елы көтә. Шатлыгыгызны тулысынча уртаклашабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев