Кама ягы
  • Рус Тат
  • “Үлемсез полк“

    Карсалов Федор Евдокимович 1916 елда Казан губернасы Лаеш өязенең Шуран авылында туа. Лаеш мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач Ленинградның балыкчылык техникумына укырга керә. 1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Иркутск хәрби округына хезмәткә җибәрелә. Сугыш башлануны да шунда каршылый. 1942 елның июненнән 1943 елның апреленә кадәр Федор Евдокимович атаклы...

    Карсалов Федор Евдокимович 1916 елда Казан губернасы Лаеш өязенең Шуран авылында туа. Лаеш мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлагач Ленинградның балыкчылык техникумына укырга керә. 1939 елның сентябрендә Кызыл Армия сафларына чакырыла һәм Иркутск хәрби округына хезмәткә җибәрелә. Сугыш башлануны да шунда каршылый.

    1942 елның июненнән 1943 елның апреленә кадәр Федор Евдокимович атаклы "Катюша" - БМ-13 артиллерия җайланмалары батареясе белән командалык итә. Ут взводы командирының төп бурычы теләсә нинди хәлдә, теләсә нинди һава шартларында, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында артиллерия залпы әзерләү һәм командование боерыгы буенча шунда ук дошманга үтергеч һөҗүм ясау була. "Катюша"ның давыллы уты вакытында дошманнарга үзеннән соң үлем, ут һәм җимереклек кенә калдыручы коточкыч гарасат ябырылган кебек тоела.

    1943 елның апреленнән 1945 елның 15 маена кадәр Федор Евдокимович 1 һәм 2 Украина фронтларында миномет дивизионы штабы начальнигы булып хезмәт итә. Көньяк-көнбатыш юнәлештә һөҗүм операцияләрендә, совет шәһәрләрен һәм Европа илләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша.

    Учет карточкасындагы машинкада басылган юллар: "1944 елның 14 июленнән 27 июленә кадәр дошманның Золочевка төркемен юкка чыгарганда һәм Львов шәһәрен азат иткәндә иптәш Карсалов Украинаны азат итү сугышларында кыюлык күрсәтте. Үз инициативасы белән дивизионны турыдан-туры атуга көйләп һәм оста маневрлар ясап дошманның 20 гә кадәр танкын һәм бер ротага якын солдатын юк итә. Польшаны азат иткәндә дивизион белән оста һәм дөрес җитәкчелек итә".

    Җиңү маен Федор Евдокимович Берлинда каршы ала. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "За боевые заслуги" һәм "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләнә.

    Гвардия капитаны 1945 елның 9 маеннан соң да сафта кала, көнбатыш Украинаны бандеровчылардан азат итә. Өйгә кайткач Федор Евдокимович Карсалов пенсиягә чыкканчы Лаеш балык заводында эшли.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: