Кама ягы
  • Рус Тат
  • Матурлык һәм ямьсезлек янәшәдә

    "Лаеш шәһәрендә яңгыр канализацияләрен тәртипкә китерәләр, тукталыш мәйданчыкларын тѳзекләндерәләр һәм шунда ук киселгән ботак таулары ѳяләр.

    Ленин һәм Чернышевский урамнары киселешендә ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Шәһәрдә тротуарлар төзү белән бер ук вакытта агынты суларны агызу урыннарын бетонлыйлар. Юл полотносы астындагы туфрак юылмасын ѳчен, яңгыр сулары агу урыннарын бетонладылар.

    Яңа жәяүлеләр пространствосы, рельефлы плиткалардан тыш, күрү сәләте начар һәм сәламәтлек мѳмкинлекләре чикләнгән кешеләр ѳчен, тагын тѳс гаммаларына бүленгән. Тротуар хәзер жәяүлелэр һәм велосипед юлларыннан тора.

    Ә бу матурлык белән янәшәдә (Чернышевский урамы чатыннан бераз югарырак) чүп-чар мәйданчыгы киселгән агач ботаклары белән тулган. Аңа чүп-чар пакетын ташлау ѳчен якын килү проблемалы.

    ТРның Көнбатыш зонасында һәм Лаеш районында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторыПЖКХ ИК ЧҖҖ. Районда «Комтех» ЧҖҖ компаниясенең подрядчы оешмасы эшли. Аның директоры Марат Назыйров сѳйләгәнчә, норматив буенча һәр кешегә елына 2,56 куб. м. чүп туры килә. Каты коммуналь калдыкларга куллану үзлекләрен югалткан предметлар яки товарлар керә. Ягъни бер кубометрга 452 сум исәбендә коммуналь түләү исәпләнә торган кѳнкүреш чүп-чары. Тиз тула торган мәйданчыклардан аны чыгару кѳн саен башкарыла, калганнарыннан - кѳн аралаш.

    • Зур габаритлы калдыклар - билгеләнгән нормативтан бары 0,5 куб. м. тәшкил итүче ватылган кѳнкүреш әйберләре, мебель, техника һәм башкалар. Ботаклар бу тѳшенчәгә туры килми, чѳнки биологик калдыклар булып тора, - дип ассызыклады Марат Наил улы.
    • Әмма ял кѳннәреннән соң контейнер мәйданчыклары янында киселгән ботаклар таулары барлыкка килә. Аларның күләме рѳхсәт ителгән нормативлардан артып китә, ә чыгару оператор компетенциясенә керми.

    Кайгыртучан хуҗалар ботакларын берничә ѳлешкә кисә, аннары аларны түтәлдә таяк яки мангал һәм мунча ѳчен утын итеп файдаланалар. Яфрак ѳлешен компостка салалар. Юк икән - үз хисабына ялланган транспортта махсус чүп полигоннарына чыгаралар.

    Төбәк операторы гражданнарны кисәтә: җыелган мәйданчыкларда урнаштырылган бункерлар һәм контейнерлар каты коммуналь калдыкларны җыю өчен генә каралган. Үсемлек калдыклары, аерым алганда - ботаклар, сабак, яфраклар һәм башкалар каты коммуналь калдыкларга керми.

    Үсемлек калдыкларын компост чокырларында утильләштерергә яки махсус оешма белән калдыкларны чыгаруга бер тапкыр килешү төзергә кирәк. Предприятие хезмәткәрләре әлеге төр чүп-чарны капчыкларда, контейнерларда яки каты көнкүреш калдыкларын саклау мәйданчыкларында тапкан очракта, чүп чыгару булмаячак.

    Шәһәр халкын урамнарны тѳзекләндерү, яңа парк зоналары тѳзү сѳендерә. Шулай булгач, ни ѳчен без үзебезнең яшәү ѳчен киңлекне - әйләнә-тирә шәһәр мохитен ямьсез һәм пычрак ясыйбыз соң?

    Әйдәгез, бер-беребезне һәм шәһәребезне чистарак итүче кешеләрнең хезмәтен хѳрмәт итик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: