Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча сорауларыгыз булса – белгечләргә бирегез

"Кама ягы" - "Камская новь" газетасын укучылар сорауларына территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмова җавап бирә. 3)Электрон (пластик) полисны ничек рәсмиләштерергә була? Ольга. Д.М.: Мондый полис алу өчен кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста гражданның фотосурәте һәм шәхси имзасы...

"Кама ягы" - "Камская новь" газетасын укучылар сорауларына территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәҗбүри медицина иминиятен оештыру идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмова җавап бирә.

3)Электрон (пластик) полисны ничек рәсмиләштерергә була? Ольга.

Д.М.: Мондый полис алу өчен кәгазь полис алганда бирелә торган документларны тапшырырга кирәк. Пластик полиста гражданның фотосурәте һәм шәхси имзасы куелганга күрә, аны алу өчен гариза шәхсән бирелергә тиеш.

Полисларның формасы, аларны рәсмиләштерү турында гаризалар кабул ителә торган полислар бирү пунктлары белән (аларның барысы да махсус җиһазлар белән җиһазландырылмаган) шулай ук безнең сайтта (www.fomsrt.ru) танышырга була.

Пластик карталарны ясау шулай ук "Гознак" акционерлар җәмгыяте тарафыннан гамәлгә ашырыла.

4)Туганым Коми Республикасында яши, 3 атнага Татарстанга килергә ниятли. Мөрәҗәгать иткән поликлиникада Коми полисы Татарстан Республикасында яраклы түгел, полисны монда алырга кирәк, диделәр. Бу шулаймы? Иминият компаниясен алыштырырга кирәк түгелме? Евгений.

Д.М.: Мәҗбүри медицина иминияте полисы илебезнең кайсы төбәгендә бирелүгә карамастан, Россия Федерациясенең барлык территориясендә дә гамәлдә. Мондый полис була торып, бушлай медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартсалар, медицина оешмасының баш табибына мөрәҗәгать итәргә яки ТР территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәге телефонына (8-800-200-51-51) шалтыратырга кирәк. Иминият медицина оешмасын башка төбәккә даими яшәү өчен күчеп киткән очракта гына бер ай эчендә алыштырырга кирәк.

II.

"Камская новь" - "Кама ягы"н укучылар сорауларына ТР территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминиятләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ольга Полякова җавап бирә.

1)Ике ел элек мин Казанның 11нче шәһәр хастаханәсендә ятып чыктым. Анда миңа гемодиализ ясаудан баш тарттылар, мин моны нигезсез баш тарттылар дип саныйм. Сеңелләрем Мәскәүгә алып барып дәваларга мәҗбүр булдылар. Мин гаделлекне ничек торгыза алам? Валерий.

О.П.: Моның өчен үз иминият компаниягезгә гариза языгыз. Күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфатына экспертиза беренчел медицина документлары буенча үткәрелә. Экспертиза барышында тәртип бозулар ачыкланса, медицина оешмасына карата финанс санкцияләре кулланыла. Әмма иминият компаниясенә медицина ярдәмен алган вакытта мөрәҗәгать итсәң яхшы.

2)Җәен Сочида ял иттек. Әтинең кан басымы күтәрелгәч, аны ашыгыч ярдәм хезмәте стационарга алып китте. Аның мәҗбүри медицина полисы Казанда калган. Ярдәм күрсәтсәләр дә, безгә документның төп нөсхәсе кирәк, иминият компаниясеннән факс буенча җибәрелгән мәгълүматлар җитәрлек түгел диделәр. Медиклар хаклымы? Елена.

О.П.: Әйе, хаклы, мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә (моңа кичектергесез ярдәм күрсәтү керми) граждан мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм паспортын яки шәхесен таныклый торган башка документ күрсәтергә тиеш. Шуңа күрә, даими яшәү урыныннан читкә киткәндә һәркем мәҗбүри медицина иминияте полисын үзе белән алырга тиеш.

3)Умыртка сөяге каты авыртканда һәм аяклар оеганда стационар табиблары җитди дәвалау да билгеләмәсә, Республика хастаханәсенә дә җибәрмәсә, нәрсә эшләргә? Рамил.

О.П.: Пациент, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнүче табиблык комиссиясе утырышын оештыруны сорап, хастаханә җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә ала. Икенчедән, сез берничә табиб киңәшеп диагноз куя һәм алга таба дәвалау тактикасын билгели торган консилиум үткәрүне сорарга да хокуклы. Моннан тыш, медицина ярдәме сыйфатына кара-каршы экспертиза үткәрүне үтенеп, иминият компаниясенә дә мөрәҗәгать итәргә була.

4)Абыем Тукай районында яши. Аны үзәк район хастаханәсенә җибәргәннәр иде, ул анда белгечтән консультация алды. Аңа кан анализын һәм УЗИ ясатырга кушылды, ләкин боларга бары тик өч көннән соң гына яздылар. Аларның шулай эшләргә хокуклары бар идеме? Зөлфирә.

О.П.: Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә планлы диагностика һәм лаборатория тикшерүләрен үтүне көтү буенча иң чик вакыт алар билгеләгән көннән иң күбе 14 календарь көн итеп куелган. Диагностика тикшерүләрен үткәрү күләме, урыны һәм вакытлары дәвалаучы табиб тарафыннан билгеләнә.

5)Мин үзем теләгән поликлиниканы сайлый аламмы? Ирина.

О.П.: Әйе, сезнең андый хокукыгыз бар. Моның өчен үзегез сайлап алган медицина оешмасының баш табибы исеменә гариза язарга кирәк. Бу вакытта медицина оешмасы хезмәт күрсәтә торган зонадан читтә яшәүче гражданнарны участок табибларына беркетү рөхсәт ителә. Беркетелгән халык саны тәкъдим ителгән нормативтан артып китсә, поликлиника гражданны беркетүдән баш тарта ала. Шул ук вакытта, беренчел медицина-санитария ярдәмен территориаль-участок принцибы буенча күрсәтүче медицина оешмасы гражданны фактта яшәгән урыны буенча беркетүдән баш тарта алмый.

6)Якшәмбе көнне аягымны имгәттем, шуңа Юдинодан Авиатөзелеш районына кадәр таксида барырга туры килде - якын тирәдә кизү торучы травмпункт булмады. Пациентның хокукларын бозу түгелме соң бу? Кадрия.

О.П.Юк, бу пациент хокукларын бозу түгел. Сезгә ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга кирәк булган, Ул, кирәк булса, сезне якындагы травмпунктка илтеп куяр иде.

7)Поликлиникага эчем авыртканга һәм кан килгәнгә бардым. Табиб йөкле түгелме дип шикләнде. Түләүле ХГЧ анализын ясатырга җибәрделәр, ә ул арзан түгел. Медиклар болай эшләргә хокуклымы? Наталья.

О.П.: Кандагы хорионик гонадотропинның концентрациясен билгеләү Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының 2012 елның 1 ноябрендәге 572н номерлы приказы белән расланган "Акушерлык һәм гинекология" юнәлеше буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибендә күздә тотылган йөклелекнең I триместрында тикшергәндә үткәрелә торган диагностика чаралары исемлегенә керә. Шуңа күрә тикшеренү бушлай үткәрелергә тиеш, шул исәптән йөкле түгелме дигән сорау белән беренче тапкыр табибка килгән вакытта да. Хатын-кызлар консультациясендә анализны түләүле нигездә тапшырырга тәкъдим итсәләр, мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән медицина оешмасына (аның телефоны полиста күрсәтелгән) яки 8-800-200-51-51 телефоны буенча ТР территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

III.Кайсы авырулар белән авырганда мәҗбүри медицина иминияте полисы гамәлдә була

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "2017 елга, 2018 һәм 2019 еллар план чорына гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы турында" 2016 елның 19 декабрендәге 1403нче карары нигезендә гражданнарга медицина ярдәме түбәндәге авырулар вакытында бушлай күрсәтелә:

-йогышлы һәм паразитар авырулар; шешләр;

-эндокрин система авырулары;

-туклану бозылу һәм матдәләр алмашы бозылу;

-нерв системасы авырулары;

-кан, кан ясалу органнары авырулары;

- күз һәм аның өстәлмә аппараты авырулары;

-иммунитет системасындагы кайбер бозылулар;

-имгәнүләр, агуланулар һәм кайбер башка критик хәлләр;

-колак һәм чигә сөягенең әйләнгән конуссыман тармагы авырулары;

-йөклелек, бала тудыру, бала тудырганнан соңгы чор, абортлар;

-перинаталь чорда балаларда була торган кайбер халәтләр;

-кан әйләнеше системасы авырулары;

-сидек-җенес системасы авырулары;

-сулыш органнары авырулары;

-сөяк-мускул системасы һәм тоташтыргыч тукыма авырулары;

-деформацияләр һәм хромосома бозылулар; тумыштан килгән аномалияләр (үсештәге кимчелекләр);

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район