Кама ягы
  • Рус Тат
  • Мин очраклы исән калдым, яралардан очраклы гына үлмәдем

    Кубань станицасында яшәүчеләр авылларын фашистлардан азат иткән сугышчылар истәлеген хөрмәтлиләр.

    «Мин очраклы рәвештә исән калдым, яралардан очраклы гына үлмәдем. / Мин тормыш өчен чын-чынлап көрәштем һәм күп бәлаләр күрдем...» Танк механик-йөртүчесе А.И.Казаков үзе турында шулай яза. Аның язмышы турында Лаешның 1нче урта мәктәбенең элеккеге тарих укытучысы Нина Воронина сөйли.

    Александр Иванович 1915 елда Пенза өлкәсендә туа. 1937 елда Кызыл Армия сафларына алына, Хәсән күле янындагы сугышларда катнаша, яралана. 1939 елда туган авылына кайта, колхозда тракторчы булып эшли. 1941 елның июлендә аны мобилизациялиләр һәм танкистлар мәктәбенә җибәрәләр. Аны тәмамлагач, Александр Казаков командиры өлкән лейтенант Анатолий Жедяевский булган танк экипажына эләгә. Шулай итеп аларның уртак сугышчан юллары башлана. Алар бергәләп сугышалар, бер-берләренә өйләреннән килгән хатларны укыйлар, сугышлар туктап торган кыска минутларда бергәләп ял итәләр. Катлаулы ситуацияләргә бер генә тапкыр эләкмиләр. Әйтик, Минераль сулар районында авыр сугышлар бара. Кайбер көннәрдә фашистларның 3-4 һөҗүмен кире кайтаралар. Шундый сугышларның берсендә танкка туп эләгә, әмма экипаж исән кала. Яңа Т-34 танкы алалар һәм Кубаньны азат итүне дәвам итәләр. Соңгы бәрелеш, без инде алдан язганча, Старовеличковскийны азат итү өчен була. Биредә Александр Ивановичның ике кулы да, аягы да авыр яралана, ул контузия ала. Дүрт ай госпитальдә ята. Бер елга якын сөйләшми, ишетү сәләтен югалта һәм армиядән инвалидлык буенча җибәрелә. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале һәм «Кавказны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнә.

    1968 елда А.И.Казаков «Красная Звезда» газетасында Анатолий Жедяевский җитәкчелегендәге танк экипажының Старовеличковская станицасын азат иткән вакыттагы батырлыгы турында мәкалә укый. 5нче мәктәпкә кызыл эзтабарларга яза. Тиздән мәктәпкә теләсә кайсы вакытта килергә чакыру ала, ә 1968 елның 6 ноябрендә аны станицада каршы алалар.

    Аз сүзле, тыйнак кына гади костюм, фуражка, кирза итекләр кигән – аны станичниклар әнә шундый итеп күрәләр. А.И.Логвиненко һәм «Октябрь» колхозы профоргы аны опекага алганнар. Аңа пәлтә, чалбар, туфли сатып алалар, Казаков моңа бик шат булган. Станица халкы белән очрашу булган мәдәният йорты залы шыгрым тулы була. Барлык катнашучылар да кадерле кунакны аягүрә алкышлап каршы алалар. Икенче көнне элеккеге танкист командирының каберенә бара. Кунакчыл станичниклар Александр Казаковны өенә колхоз бүлеп биргән бүләкләр белән озаталар: аңа җиләк-җимеш пакетлары, ә хатыны һәм кызы өчен күлмәклек тукымалар тапшыралар.

    1995 елда Александр Иванович А.И.Логвиненкога хат яза: «Онытмавыгыз өчен рәхмәт. Ышаныгыз, каһәр суккан дошман белән сугышкан ул көннәрне искә алу күңелсез. Үзем Сезгә язам, ә күз яшьләре агыла. Мин могҗиза белән исән калдым... Батырлыгыбызны истә тотуыгызны үтенәм. Безнең экипажны оныту гөнаһ. Анатолий һәрвакыт минем белән».

    Ике елдан А.И.Казаков 82 яшендә янә станицага килә, бу юлы ярдәм сорап. «Октябрь» колхозы рәисе М.В.Волегаев һәм колхоз идарәсе аңа йортын капиталь ремонтлау өчен 2 миллион сум акча бүлеп бирәләр. Александр Иванович йортын ремонтлый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: