Кама ягы
  • Рус Тат
  • Березовкадан Михаил Ленинградны саклаучы

    Бер генә иң акыллы китап та, бер генә искиткеч фильм да 1941-1945 еллардагы сугышта катнашучының гади хикәяте кебек героик чор рухын күрсәтә, үзәккә үткәрә алмый. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышы ветераннары бик аз калып бара. Туган илне саклаучы изге бурычын намус белән үтәгән сугышчыларның һәр кайсының хатирәсе бик тә кадерле....

    Тыйнак, намуслы һәм ярдәмчел кешене, өч ул атасын туган авылында хөрмәт итәләр. Ул монда туган, үскән, дүрт сыйныф тәмамлаган һәм туган колхозында эшкә тотынган. Әмма укуны дәвам итү теләге зур була. 1939 елда егерме яшьлек егет Казан танк училищесына укырга керә, анда ул чакта танкистлар гына түгел, фин сугышында катнашу өчен машина йөртүчеләр дә әзерлиләр. Язмыш Михаилны саклый: ул укыганда бу сугыш бетә. Ә аның хезмәте дәвам итә: Зайцев хезмәт иткән полкны Пензага, соңрак Минск өлкәсенә озаталар. Якташыбыз шунда сугышка керә.

    Дошман самолетларының һава атакасы башланганда ул полкташлары белән тимер юл станциясендә патрульдә була. Бомбага тотудан хәл алган полк Минскка чигенү турында боерык ала. Солдатлар ике тәүлек юлда булалар, баш очларында фашист бомбардировщиклары әйләнә. Сугышчылар кешеләрнең куркып туган якларыннан китүләрен күрәләр.

    Кызыл армия көнчыгышка чигенүен дәвам итә. Минск, Орша, Витебск, Валдай... артта кала. Михаиллар полкы Иваново өлкәсе Гороховцы станциясендә туктала, монда сугышчылар кыш чыгалар, өйрәнү үтәләр һәм сугышка җибәреләләр. Шулай итеп Зайцев совет армиясенең Мәскәү астындагы һөҗүмнәрендә катнашучы була.

    1942 елның маенда полкны тараталар. Михаил Сергеевичны Ленинградны сакларга - 380 нче танкка каршы артиллерия полкына озаталар. "Полк Ленинград фронты составына керде һәм Нева буенда, Ленинградтан 600 метр ераклыкта урнашты, - дип искә ала М.С.Зайцев. - Билгеләнгән урынга Ладога күле аша кичтек. Катерларда төннәрен хәрәкәтләндек".

    Шәһәрне көн саен бомбага тоталар, ә кайчакта көнгә берничә мәртәбә. Фашистларның бомбардировщиклары армадасына Ленинград фронты һәм Балтыйк флоты истребительләре каршы тора. Шәһәр белән элемтәгә керү өчен бердәнбер юл Ладога күле бозы аша гына. Шушы "Тормыш юлы" буйлап шәһәргә азык-төлек илтәләр, камалыштан яраланган һәм хәлсезләнгән кешеләрне алып чыгалар.

    1943 елның гыйнварында совет гаскәрләре камалышны өзәләр, Ленинград һәм Волхов фронтлары кушыла. Михаил Сергеевич әче салкында солдатларның бүрекләрен һавага чөюләрен, кочаклашуларын һәм дошманны җиңәселәренә ышанычлары нык булуны хәтерли.

    Ленинград тирәсендә Синявский сазлыгы янында барган сугышларда Михаилның аягы яралана һәм гангрена башлана. Биш айга якын ул Ленинград госпиталендә ята. Дәвалангач Михаилны 43 нче укчылар корпусының штаб батареясына озаталар. Корпуста ул элемтәне яхшы белгән бердәнбер сугышчы була. Шулай итеп Зайцев элемтәчегә әйләнә. Белоруссиядә туган взвод командиры Барсуков өлкән сержантны үзенең урынбасары итеп билгели. М.Зайцев 28 километр озынлыкта штабның артиллеристлар батареялары белән элемтәсен тәэмин итәргә тиеш. Һәм бу бурычны ул уңышлы үти.

    Совет гаскәрләре һөҗүм сугышларын дәвам итә. Львов өлкәсе, Польша, Германия - солдатның юлы озын һәм кыен була. Җиңү көнендә ул Чехословакиядә була, әмма 1945 елның декабрендә генә демобилизацияләнә. Ә аңа кадәр трофей машинада штаб начальнигын йөртә, соңрак автоколонна составында Германиядән Львовка кешеләр һәм йөк ташый. Туган авылына кайткач машина йөртүче, механик булып эшли. Авылдаш кызга өйләнә, бергә озын гомер итәләр. Дүрт ел элек Михаил Сергеевичның хатыны үлә. Әмма ул ялгыз түгел. Шәһәрдән уллары еш кайта. Ветеранга "Золотая осень" ЦСОН социаль хезмәткәре ярдәм итә, өй эшләрендә булыша, сәламәтлеген кайгырта.

    Михаил Сергеевичка сугыш елларында күпне күрергә һәм кичерергә туры килә. Истәлекләрне сөйләү аңа җиңел түгел. Ветеран пиджагын күп бүләкләр бизи. Безнең гаскәрләрне элемтә белән тәэмин итүгә керткән хезмәтләре өчен Михаил Сергеевич Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Батырлыгы өчен "Ленинградны обороналаган өчен", "Хәрби хезмәтләре өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләренә ия. Һәр бүләк - күңелгә ятышлы кечерәк Березовка исемле авыл егетенең бер тарихы ул.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: